Туксанынчы еллардагы хәлләр кире кайтмасмы?

Үсмерләр җинаятьчелеге турындагы хәбәрләр борчу уята. Быелның тугыз аенда республикада үсмерләр җинаятьчелеге 16 процентка арткан. Гаеп кемдә? Хокук сакчылары уяулыкны югалттымы, әллә әти-әниләрдән игътибар җитмиме? Президент Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә зур утырыш оештырырга кушты.

“Бала кылган эш өлкәннәр хезмәте”

Әле ел башында ук Татарстан Прокуратурасының киңәйтелгән утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең төрле куркыныч төркемнәргә тартылуына борчылуын белдергән иде. “Бу күренешкә вакытында игътибар бирергә, чаралар күрергә кирәк”, – дип кисәтте. Ул вакытта үсмерләр арасында төрмә идеологиясен таратучы АУЕ хәрәкәте турында сүз чыкты. Аның тарафдарлары социаль челтәрләрдә яшьләрне көчсезрәк яшьтәшләреннән акча каеру, кибетләрдән акча урлау кебек төрле юньсезлекләр кылырга чакыра. Казанда АУЕ турында апрель вакыйгаларыннан соң кабат искә төшерделәр. Ул чакта социаль челтәрдә 15–19 яшьлек уннан артык үсмернең бер егеткә һөҗүм иткән видеосы пәйда булды. Проблема турында Казан шәһәр думасы депутатлары да фикер алышты. “Соңгы вакытта белем бирү оешмаларына карата тәнкыйть сүзләре еш ишетелә. Директорлар, укытучылар читтә кала алмый. Балаларның туры юлдан тайпылмавы – полиция, әти-әниләр, мәктәпләр генә түгел, безнең уртак эш. Малайларның кызлар өчен сугышуы – бер нәрсә, ә инде моның тагын да зурга китүе – икенче. Без оешкан җинаятьчелеккә баш калкытырга, анда балаларга эләгүгә юл куймаска тиеш”, – диде Казан мэры Илсур Метшин.

https://vatantat.ru/2019/11/balalar-psihika-%d2%bb%d3%99m-s%d3%99lam%d3%99tlekk%d3%99-zyyan-kiter%d3%99-torgan-bally-t%d3%a9jm%d3%99l%d3%99r-kullana/

Җинаятьләр башка районнарны да читләп узмый. Чаллыда алты җинаять эше ачылды. Автокалада үсмерләрне берләштергән берничә төркем барлыгы ачыкланды. Аларны, 90 нчы елларда бөтен илгә даны таралган җинаять төркемнәренең дәвамчысы, дип атаучылар да бар. Андый проблема күрше Түбән Камада да бар. Шәһәрдә җинаять кылучы үсмерләр ике тапкыр арткан, ел башыннан 63 очрак теркәлгән. Бүген үсмерләр, аларның әти-әниләре белән сөйләшүләр алып барыла.

Октябрь аенда күзәтчелек эшенә нәтиҗә ясаган киңәшмәдә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 9 ай эчендә үсмерләр арасында җинаятьчелекнең артуы турында әйтте. Кеше тәненә зур зыян салу, талау, урлау кебек очраклар ешайган. Быел 681 җинаять кылу очрагы билгеле. Мондый хәлләр кабатланмасын, аны башка булдырмау өчен нәрсә эшләргә? Хокук органнары һәм башка җитәкчеләр дә шул сорауга җавап эзли.

Шәхси балалар бакчасына йөрү сабыйга нәрсәсе белән куркыныч?

КФУның конфликтология кафедрасы доценты Андрей Иванов сүзләренә караганда, АУЕ феномены 8–10 ел элек барлыкка килгән. Бигрәк тә интернет, социаль челтәрләрдә яшьләргә куркыныч агымнарга эләгү куркынычы яный. “АУЕ – урамның, җинаятьнең виртуаль формасы. Социаль челтәрләрдә Татарстан кешеләре дә теркәлгән дистәдән артык төркем арасында тикшерүләр уздырдык. АУЕ хәрәкәтендә катнашучылар – 12-13, 25–30 яшьлекләр, — дип сөйләгән белгеч Kazanfirst электрон басмасына. –Ярты ел эчендә күзәтүләрдән чыгып, агымдагылар саны 16 меңнән 23 меңгә артты дип әйтә алабыз. Мондый хәрәкәтләргә керү куркынычы мәктәптә начар укыган, әти-әниләре тәрбиягә игътибар итмәгән 14–18  яшьтәгеләргә яный”.

Андрей Иванов белдергәнчә, урам-ишегалды төркемнәренә балалар әти-әниләре белән уртак тел таба алмаулары аркасында эләгә. Бала үзенә авторитетны урамнан эзли башлый. Урам төркемнәренә кергән балалар элеккеге кебек асфальт өчен сугышмый. Әмма алар ниндидер табыш китерүче бәхәсле җирләр булуын яшерми. Бу, мәсәлән, берничә төркем өчен көндәшлек тудырган кафе, машина кую урыннары булырга мөмкин.

https://vatantat.ru/2019/11/%d3%a9ch-bala-%d3%99nisez-radik-hatynsyz-kaldy/

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов балалар җинаятьчелеге проблемасын хәл итү юлларын бергәләп эзләргә чакыра. Ул бу хакта үз фикерен Инстаграмдагы сәхифәсендә белдерде. “Яшьләр белән эшләүне яңарту системасы бик тиз үзгәрә, бәлкем, без өлгереп тә җитмибездер. Безгә активистлар гына түгел, үз энергияләрен нәрсәдә булса тормышка ашырырга теләүче үсмерләр дә кирәк. Бу проблемага битараф булмаган органнарны хезмәттәшлек итәрә чакырам”, – дип язган ул. Министр фикеренчә, үсмерләр арасындагы җинаятьчелек яңалык түгел.  “Җинаятьне турыдан-туры яшьләр белән бәйләмәс идем. Җинаятьне тулысынча җиңгән бер генә ил дә юк, кызганыч, алар арасында яшьләр дә бар”, – ди ул.

Балалар җинаятьчелеген гомуми җинаятьчелектән аерып карау дөрес түгел. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да шундый фикердә.

– Бала кылган эшләрнең барысы да өлкәннәр – әти-әниләр, әби-бабайлар, укытучылар хезмәте, – ди ул. – Җинаять ул – социаль чир. Теләсә кайсы авыру үзеңә карата игътибар сорый, аны бары сакланып кына җиңәргә була. Хокук һәм башка органнарның төп бурычы – аны кылуның сәбәпләрен ачыклау. Төрле агымнарга эләгүгә килгәндә, баланы анда керергә кем мәҗбүр иткән? Ул бүгенге тормышыннан канәгать түгелме? Аны үпкәләткәннәрме? Кемнәндер үч аласы киләме? Еш кына җинаятьләргә үзеңне яратмау хисе китерә. Бала яратуны тойганда бер нинди кырын адымнарга бармый.

Бу вакыйгалардан республика җитәкчелеге дә хәбәрдар. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Президент катнашындагы яшьләр җинаятьчелеген кисәтү буенча куркынычсызлык советы утырышына әзерләнү бара. “Бу – күп тармаклы тема. Монда хокук саклау органнарын да, яшьләр оешмаларын да җәлеп итү күздә тотыла. Чара 2020 елның гыйнвар башында узар дип көтелә. Әлегә әзерлек бара”, – диде ул.

https://vatantat.ru/2019/11/siher-j%d3%a9kle-bulganda-siherl%d3%99ng%d3%99n-%d3%99nid%d3%99n-balasyna-k%d2%afch%d3%99/

Фикер

Рафил Ногманов, отставкадагы генерал:

– Балалар арасында җинаятьләр бер төрле генә түгел. 2006 дан 2018 елга кадәр бу күрсәткеч 5 тапкыр кимегән иде. Быел артып киткән. Бу бездә генә түгел Россия буенча да шулай. Сәбәпләрен төгәл генә әйтеп булмый. Тәрбия мәсьәләсе дә аксый. Тормыш дәрәҗәсе түбәнәйде, яшьләрнең төнге клубларга йөрисе килә, акча да кирәк. Балаларны каты бәгырьлегә әйләнде дип әйтеп булмый. Туксанынчы еллар кире кайтмас анысы, әмма аның билгеләре бар. Ул еллардан төрмәгә эләгүчеләр кире чыга башлады, аларның кайберләре кабат төркемнәр оештырып маташа. Әгәр гаилә, мәктәп, хокук саклау органнары бергәләп эшләсә, ул еллар әлбәттә, кайтмаячак.

Сәрия Мифтахова 

https://vatantat.ru/2019/11/kazanda-13-balany-yangynnan-kotkargannar/

 


Фикер өстәү