Кама Тамагында халыкны эшкә ничек җәлеп итәләр?

Кама Тамагында яшьләрне авылга кайтарырга телиләр. Биредә декабрь башында узасы Бөтенроссия “Туган як\Родной край” форумы әнә шуңа ярдәм итәр дип өметләнәләр.

– Әлеге чара тәкъдимнәрне туплау һәм социаль проектларны тормышка ашыру буенча җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасындагы элемтә өчен ачык мәйданчык, – ди Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов. – Форумның максаты – районны иҗтимагый һәм икътисади яктан үстерүгә юнәлтелгән проектларны барлау.

Авыллар бушый, яшьләр киләчәген шәһәр белән бәйләргә омтыла. Кама Тамагы гына түгел, бөтен төбәкләрнең чынбарлыгы бу. Соңгы 15 ел эчендә генә дә Кама Тамагы районыннан авыл халкының биштән бер өлеше калага күчеп киткән. Оештыручылар әлеге форумның җирле халыкның, бигрәк тә яшьләрнең районга кире кайтуына этәргеч булачагына өметләнә.

“Туган як\Родной край” форумында кем катнаша ала соң? Бу сорауга “Мирас – Наследие” фонды җитәкчесе Рамил Миниязов җавап бирде:

– Форумда хакимият, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашыр дип көтелә. Шушы өч яклы диалогта алар үзләрен борчыган проблемаларны хәл итү юлларын таба алыр, дип ышанабыз. Моның өчен форумга Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Әстерхан, Бурятия, Оренбург һәм Казаннан бизнес, фән һәм эшкуарлык өлкәсендә танылган спикерлар чакырулы.

Форум кысасында авылларга экскурсияләр, мәдәни чаралар, төрле мастер-класслар булачак.

– Кама Тамагы табигый һәм мәдәни байлыклары белән дан тота. Икътисадның да үсеш дәрәҗәсен арттыруга ирешеп, районыбыздан кечкенә Дубай ясарга хыялланабыз, – диде Рамил Миниязов.

 

 


Фикер өстәү