Ак караны ничек бутамаска? Татарстанда үсмерләр җинаятьчелеге арта

Туксанынчы еллардагы хәлләр кире кайтмасмы? Үсмерләр җинаятьчелеге турындагы хәбәрләр әнә шундый борчу уята. Тамагы, өсте бөтен балалар ни өчен кыек юлга баса? Татарстан Прокуратурасының балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлегенең өлкән прокуроры Ләйсән Сабирҗанова бу һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

Ләйсән Илдусовна, соңгы вакытта үсмерләр җинаятьчелеге турында хәбәрләр артты. Чаллыда берничә җинаять эше дә ачылды. Туксанынчы еллардагы хәлләрнең кире кайту куркынычы юкмы?

– Бу фикерне кайдан ишеткәнсездер, ләкин туксанынчы еллар кире кайта дип борчылырга җирлек юк. Ул елларда оешкан җинаятьчел төркемнәр бөтен җирдә булды. Бүген кешеләр тынычлап эшкә йөри, аларны кыйнап, башлыкларын салдырмыйлар. Берәү дә асфальт бүлешми, трамвай сугышлары да юк. Бүген бары җинаять кылучы үсмерләр бар. Кайбер егетләр бер-берсе белән сугыша, кемдер бу яшьләр көчләрен кая куярга белми дияр. Һәр кешенең телефоны бар, берәү дә ачтан интекми. Бүген ике бала кибеттән каһвә урлый яки урамда берәр яшьтәшеннән акча бирүне таләп итә икән, бу төркемләп кылынган җинаять булып санала. Чаллыда үсмерләргә карата җинаять эше ачылды, тикшерү бара. Сәбәпләре ел ахырына кадәр ачыкланып бетәр дип уйлыйбыз.

Шул ук вакытта республикада үсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең артуы да күзәтелә. Балалар каты бәгырьлегә әйләндеме, әллә замана әти-әнисенең аларга игътибар җитмиме?

– Бөтен баланы да бер калыпка салырга ярамый. Җыр-бию, спорт һәм башка өлкәләрдә сәләтле балалар бик күп. Аларны ничек итеп каты бәгырьле дияргә мөмкин? Кызганыч, авыр җинаятьләр кылучылар саны арта бара, боларын исә берничек тә йомшак күңелле дип булмый. Талаулар, кыйнау кебек очраклар аларның авыр җинаятькә сәләтле икәнлеген күрсәтә. Чыннан да, бу елның тугыз аенда үсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең саны, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 16 процентка арткан. Саннар белән исәпләсәк, үткән ел алар 587 жинаять кылган булса, быел бу сан – 681. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: авыр жинятьләр һәм үтә дә авыр жинаятьләр саны да күбәйгән. Мәсәлән, кеше сәламәтлегенә зур зыян салуның 6 очрагы теркәлгән. 9 – көч кулланып талау, 65 – талау, 33 акча таләп итү очрагы ачыкланган.

https://vatantat.ru/2019/11/tuksanynchy-ellardagy-h%d3%99ll%d3%99r-kire-kajtmasmy/

Казанда 238 (үткән ел – 209) җинаять теркәлгән. Әлмәттә – 31 (13), Яшел Үзәндә – 66 (44), Түбән Камада – 63 (37), Чистайда – 20 (13), Баулыда – 5 (2), Буада 5 (3) очрак кылынган. Арча, Әгерҗе, Менделеевск, Кама Тамагы, Тәтеш, Тукай, Мамадыш, Минзәлә районнарында да хәлләр былтыргыдан начаррак. Шул ук вакытта Әлки, Сарман, Кайбыч, Апас, Мөслим, Теләче, Ютазы, Чирмешәндә тәртипсез юлда йөрүчеләр теркәлмәгән.

Балалар арасында урлашу, мәктәп сукмагында акча талау очраклары арткан. Югыйсә ач заман да түгел кебек. Бала теләгәнен ашый, кия дигәндәй.

– Әйе, ач заман түгел, ләкин балалар юк-барга кызыга, үзләрен башкалар янында көчсез түгел дип күрсәтергә тырыша. Кибеттә шоколад урлаганда тотылучылар күп. Аларның аны ашаганы юкмыни? Башка кеше милкенә кул салучылар бу хатасын берничә мәртәбә дә кабатлый. Мисал өчен Түбән Камада 14 яшьлек бер үсмер бер ай дәвамында кибет, теш поликлиникасы һәм башка оешмалардан 100 мең сумнан артык әйбер һәм кесә телефоны урлап, җинаять җаваплылыгына тартылган. Барлыгы  ун очракка катнашы барлыгы ачыкланды.

Быелның 9 аенда балалар арасында 377 урлашу очрагы билгеле. Узган елгыдан 25кә күбрәк. Алдап урлашу, кеше машинасын алып китү очраклары арткан. Кырын эш башкаручыларның күбесе – 16-17 яшьлекләр, андыйларның саны 385кә житкән. Шул ук вакытта 14-15 яшьлекләр арасында 210 үсмернең жинаять кылганы билгеле.

Бүгенге үсмерләрнең тәртибенә интернетның да зур йогынты ясавын  танымый мөмкин түгел. Кайсы куркынычрак: компьютер белән телефонмы, әллә ураммы?

– Минемчә, бөтенесе гаиләдә баланы күз уңыннан ычкындырудан башлана. Интернет – киң, ул урамдагы ике өй арасы гына түгел. Аны файдалы максатларда куллансыннар иде. Шулай да әти-әниләргә күзәтү системасы куярга тәкъдим итәм. Чынбарлыкта исә балалар арасында җәмәгать урыннарында, ягъни күбрәк урамда кылынган җинаятьләр саны арта. Мәсәлән, быел бу сан 445не тәшкил итә (үткән елның шушы вакытта – 380). Мондый җинаятьләр күбесенчә Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә, Арча, Кама Тамагы, Мамадыш районнарында килеп чыккан. Исерткеч эчемлекләр куллану да хәерлегә илтми. Шул сәбәпле, үсмерләр 108 җинаять кылган. Андыйлары былтыргыдан ике мәртәбә күбрәк. Болар – Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Әгерҗе, Кама Тамагы, Менделеевск үсмерләре.
Интернетка килсәк, чыннан да, социаль челтәрләрдә һәм мобиль кушымталарда балаларны төрле начар юлга, суицидлар кылырга этәргән сайтлар да бар. Республикада прокуратура органнары мондый сайтларны тыю буенча зур эшчәнлек алып бара. Шулай ук АУЕ, Колумбайн кебек куркыныч хәрәкәтләрне пропагандалаучы, балаларны төрле җинаятьләр кылырга өндәүче сайтларны ачыклаган очракта, аларны тыю, ягъни блокировкалау чаралары күрелә. Мәсәлән, быел прокуратура органнары тәкъдиме белән 8124 сайт ябылган. Хокук органнары балаларның сәламәтлегенә, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүче, төрле начар идеологияне пропагандалаучы мәгълүматтан саклаучы законнарның үтәлешенә аеруча зур әһәмият бирә.

https://vatantat.ru/2019/11/balalar-psihika-%d2%bb%d3%99m-s%d3%99lam%d3%99tlekk%d3%99-zyyan-kiter%d3%99-torgan-bally-t%d3%a9jm%d3%99l%d3%99r-kullana/

Хулиганлыктан  зур җинаятьләргә дә ерак түгел…

– Чыннан да, үсмерләр арасында җинаятьләр арту белән бергә, алар тарафыннан кылынган каты җинаятьләр саны да арта. 9 айда 6 үсмер кеше сәламәтлегенә зур зыян салса, 9ы көч кулланып талаган, 65е талаган, 33е акча каерган.

Мондый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен нинди чаралар алып барасыз? Укытучыларга, әтиәниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Үсмерләр арасындагы җинаятьләрне булдырмау, аны тыюга каршы юнәтелгән профилактика чараларының тиешле дәрәҗәдә үтәлүе мөһим. Монда полиция органнарының, бигрәк тә балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлекләрнең, участок инспекторларының, жинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең, балалар эшләре буенча комиссияләр һәм башка профилактика органнарының бердәм эшчәнлеге дә таләп ителә. Прокуратура органнарына исә бу эшчәнлекне тиешле дәрәҗәдә оештырып, аның үтәлешен күзәтү бурычы йөкләнгән.
Кызганыч, прокуратура органнары үткәргән тикшерүләр профилактика органнарының эшчәнлегендә җитешсезлекләр барлыгын күрсәтә. Бигрәк тә исәптә торган балигъ булмаган балалар белән эшләү мәсьәләсендә. Шуның аркасында алар кабат җинаять юлына баса. Әйтик, исәптә торган балалар быел 265 мәртәбә закон бозган.

Начар адымга баручыларның күбесе – социаль яктан авыр хәлдә, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар. Мондый гаиләдә балага ата-ана тәрбиясе җитеп бетми, бала күп вакытын урамда үткәрә, еш кына мәктәпкә йөрми, шунлыктан күбесе җинаять юлына баса. Бу балалар һәм гаиләләр белән социаль хезмәткәрләр, укытучылар, инспекторлар, медицина хезмәткәрләренең һәм башка профилактика органнарының бергәләп эшләве мөһим.

Сәрия Мифтахова

БЕЛЕШМӘ
Россиядә җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана. Кайбер җинаятьләр өчен исә 14 яшьтән соң ук җавап тотасы. Быел Татарстан бу яшькә җитмәгән 280 үсмернең кыек юлга басканы ачыкланган. Мондый балалар исәпкә куела һәм алар белән профилактик чаралар үткәрелә. Моннан тыш, аларны 30 көнгә кадәр балигъ булмаган балалар өчен махсус вакытлыча тоту үзәгенә урнаштыру да каралган. Шулай ук, балалар тарафыннан берничә җинаять кылган очракта, законда аларны суд карары нигезендә 3 елга кадәр (18 яшькә чаклы) ябык типтагы махсус белем бирү учреждениесенә җибәрү дә каралган.


Фикер өстәү