“Татар моңы” киләсе елга күчә

Кичә башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда милләтара һәм динара мәсьәләләр буенча тармакара эш төркеме утырышы булды. Ул ел дәвамында кварталга бер тапкыр уздырыла. Монысы – дүртенчесе.

– Ел тәмамланырга әле бер ай калса да, 2019 елга исәпләнгән дәүләт программаларының мотлак күпчелеге үтәлгән. Шәт, 20 декабрьгә ниятләгән чараларның калганнары да тормышка ашырылыр, – дип башлап җибәрде утырышны Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразыев. Утырышта 2014–2022 еллар кысаларында тормышка ашырылырга тиешле “Татар халкының милли тиңдәшлеген саклау”, “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү”, “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” программаларының быел ни дәрәҗәдә үтәлешен уртага салып тикшерделәр. Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова үз юнәлешләрендә башкарылган гамәлләр хакында нотык тотты.

Чыгыш ясаучыларның сүзләренә караганда, барысы диярлек ал да гөл. Кайбер чаралар гына мөһим сәбәпләр аркасында киләсе елга күчә. Әйтик, “Татар моңы” конкурсы, Илһам Шакиров исеме бирелгәнгә, 2020 елның февралендә үткәреләчәк. Бөек җырчыбызның туган көне 15 февральдә булганга, оештыручылар аны шул көнгә туры китерергә булган, күрәсең.

Без үз чиратыбызда, Мәгариф министрлыгы вәкиленнән, ни өчен бүгенгә кадәр мәктәпләрдә укытыла торган “Ислам мәдәнияте нигезләре” фәненнән татарча дәреслек юк, дип сорадык. Лилия ханым, әлеге җәһәттә тәкъдим ителгән алты модульдән республикабыз мәктәпләре “Дөнья диннәре нигезләре” дигән вариантны гына сайлап алды, шуңа күрә мондый зарурлык күрмибез, дип җаваплады. Шулаен шулайдыр. Әмма Россиядәге татар халкының чиреге генә Татарстанда яши, һәм милләттәшләребез гомер иткән күп кенә республика-өлкәләр белән республикабыз арасында мәдәният, мәгариф, фән-техника, икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелган. Димәк, Татарстан Мәгариф министрлыгы милләттәшләребез торган төбәкләргә “Ислам мәдәнияте нигезләре” дәреслеген эшләп бирергә бурычлы. Әйтергә кирәк, башка төбәкләрдә татарча дәреслек яза алырлык белгечләр дә юк.

– Берничә ел элек башкалабызда, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында испаннарның – Сервантес, урысларның – Пушкин, алманнарның Гете институты кебек, милли мәдәниятебезне, мәгарифебезне пропагандалый торган Каюм Насыйри институты ачылган иде. Хәзер аның филиаллары берничә чит илдә, Мәскәү, Петербург, Пенза, Чабаксар кебек дистәләгән Россия шәһәрендә эшли. Тик ни гаҗәп: филиаллары артса да, аларны финанслаштыру елдан-ел кими бара. Моны ничек аңларга? – дигән соравыбызга Васил әфәнде үзе җавап бирде. “Әйе, андый проблема бар. Хикмәт шунда: аны оештырганда кайбер нәрсәләр уйлап бетерелмәгән, төзәтәсе кайбер чатаклыклар бар. Борчылмагыз, ярдәмне арттырачакбыз, җитешсезлекләрне бетерәчәкбез”, – дип белдерде әлеге уңайдан вице-премьер.

Васил Шәйхразыев, утырышны йомгаклап, алдагы елда безне зур бәйрәмнәр, җитди сынаулар көтәчәген җиткерде. Республикабыз төзелүнең йөз еллыгы бәйрәменә быелның 19 декабрендә ук старт биреләчәген, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршы алу зарурлыгын, халык саны алганда татар халкының бердәм һәм бүленмәс икәнлеген, ягъни дистә ел элек ничек уздырсак, быел да шулай тырышырга кирәклеген бәян итте.


Фикер өстәү