14 яшьлек кыз ваннада җан биргән

21 ноябрь көнне Якутск шәһәрендә 14 яшьлек мәктәп укучысы вафат булган. Кызның гәүдәсен әти-әнисе ванна бүлмәсендә таба. Алар кызлары янында эрегән телефонын да тапкан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, балигъ булмаган бала ваннага юынырга кергәндә үзе белән телефонын алган. Аны электр розеткасына зарядкага куеп үзе ванна кергән.  Эрегән корпуслы гаджетны тикшереүчеләр ванна яннынан алган.
Саха (Якутия) Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, әлеге вакытта тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.

Фикер өстәү