18 яше тулмаганнар үзмәшгуль була аламы? 

Россиядә үзмәшгульләр саны 200 меңнән артып китте. Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин хәбәр итүенчә, теркәлүче үзмәшгульләрнең 87 проценты моңа кадәр шәхси эшмәкәр дә булып тормаган, салым да түләмәгән. Хәзер мавыгуларын рәсмиләштерүчеләр көннән-көн арта бара.

Музыка белән кул эшләре арасында нинди уртаклык бар дигән сорауга, Казаннан Татьяна Панфилова җавапны төгәл белә. Белеме буенча – музыкант, озак еллар оркестрда эшләгән әңгәмәдәшебез күп еллар сатуга баш киемнәре бәйләү белән шөгыльләнә. Бу эш белән ул хәзер рәсми рәвештә – үзмәшгуль буларак мавыга. Яраткан шөгыле бизнес дәрәҗәсенә үсеп җитә. Баш киемнәре белән беррәттән җылы пледлар, кечкенә уенчыклар да бәйли ул. Музыкага игътибар исә яраткан шөгыльдән ял итеп алганда гына эләгә.

– Үзмәшгуль булып бу елның июлендә теркәлдем. Яңа салым режимы турында мәгълүмат чараларыннан укып белдем, – ди Татьяна Панфилова. – IT-паркта узган Эшмәкәрлек фабрикасы семинарында катнаштым. Анда үзмәшгульлек турында бик күп мәгълүмат бирделәр. Мобиль кушымтаның эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. Аннан кайтуга, кушымтаны үз телефоныма йөкләттем дә, үзмәшгуль булып теркәлдем.

Татьянаның өченче баласы бүтәннәрдән аерылып тора. Кызчык белән күп тапкыр тернәкләнүгә  йөрергә туры килә аңа. Шул рәвешле төп эше турында онытырга да мәҗбүр була. “Хәзер өйдә утырам. Көнне балага яраклаштыру мөмкинлегем бар”, – ди ул.

Үзмәшгульлек тагын кайсы ягы белән уңайлы соң? Татьяна фикеренчә, иң элек үз эшеңне алып бару җиңеләя. “Хәзер тынычлап эшлим. Үзмәшгуль дигән статуста булу да үзеңне якланган булып тоярга мөмкинлек бирә”, – диде ул.

Элегрәк баш киемнәрен тартып-сузып кына саткан Татьяна, хәзер керемнең артуын әйтә. Үзмәшгульләр өчен “Казан” агропаркында махсус мәйданчык булдырылган. Татьяна да ял көннәрендә уза торган ярминкәләрдә үз продукциясе белән  катнаша. “Кулдан эшләнгән әйберләргә ихтыяҗ һәрвакыт булды, кышкы-язгы баш киемнәренә сорау зур”, – ди әңгәмәдәшебез. Барысы да закон буенча булгач, сатып алучыларга чек та язып бирә ала, берәү дә шикләнеп карамый.

Киләчәктә шөгылен тагын да киңәйтергә исәп. Эшчәнлеген инде фатирда гына түгел, цехта алып барырга тели Татьяна. Тагын бер изге нияте дә бар.

– Цехта Даун синдромы белән авыручы кешеләр өчен урыннар булдырырга телим. Бәйләгәндә башкарыла торган иң җиңел эшләрне эшләрләр иде. Бу исә аларга табыш алу һәм социальләшү мөмкинлеген бирәчәк, – ди үзмәшгуль.

СОРАУ – ҖАВАП 

18 яше тулмаганнар үзмәшгуль була аламы?

“Һөнәри керемгә салым” режимыннан балигълек яшенә җитмәгән балалар да (14–18 яшь аралыгы) файдалана ала. Моның берничә шарты бар. Беренчедән, үзмәшгуль булырга теләүче шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә тиеш түгел. Икенчедән, баланың ата-анасы аның бу эшчәнлегенә каршы булмаска, өченчедән, суд яки опека органнары тарафыннан бала эшкә яраклы булып танылырга тиеш.

Милек салымы буенча әҗәтләре, ГИБДД штрафы, кредиты була торып, үзмәшгуль булып теркәлергә мөмкинме?

Мөмкин. Болар үзмәшгуль булып теркәлүгә киртә булып тормый.

Үзмәшгульләргә 10 мең сум күләмендә салым “вычет”ы бар. Бу нәрсә дигән сүз?

Үзмәшгульләргә яңа салым режимына тизрәк ияләшү өчен, салым органнары шундый бонус уйлап тапты. Аны салым түләгәндә кулланырга була. 1–2 процент ташлама ролен үти. Ягъни салымыгызның бер өлешен Федераль салым хезмәте түли. Мәсәлән, сез физик заттан 20 мең сум акча алдыгыз, ди. 4 процент салым – 800 сум булачак. Ә шушы “вычет”ны куллансагыз, бары тик 600 сум гына түләячәксез. Бу үзмәшгульгә бирелгән 10 мең сум акча беткәнче шулай булачак.

Бер айда бернинди дә табыш ала алмаган үзмәшгуль салым түләргә тиешме?

Бу салымның максаты – үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә ярдәм итү, эшчәнлеген җиңеләйтү. Әгәр дә бу айда бернинди дә табыш алмыйсыз икән, салым түләргә кирәк түгел.

Үзмәшгуль булып ничек теркәлергә?
Моның берничә ысулы бар. Иң җиңеле – “Минем салым” мобиль кушымтасы аша. Моңа биш минут вакыт җитә. Һәр айның 25 нче көнендә салым күчерәсе генә кала. Шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да гариза бирергә мөмкин, теркәлүне вәкаләтле банклар аша да башкарырга була. Үзмәшгульләрнең башка сорауларына җавапны tvoedelo.pro сайтыннан да табарга мөмкин. Шунда ук консультациягә язылырга була.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү