2022 елда ана капиталын кемнәр алачагы хакында сөйләделәр

Россия Пенсия фондының 2022 елгы бюджетында 2021 елның ахырына кадәр икенче балалары туачак гаиләләргә ана капиталы түләү өчен акча каралган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Пенсия фондының 2022 елгы бюджеты проектында ана капиталы түләү өчен 300 миллиард сумга якын акча каралган. Шул ук вакытта, программа 2021 елда төгәлләнә.

«Гамәлдәге законнар нигезендә гаиләдә икенче бала чыннан да 2021 ел ахырына кадәр туарга тиеш, шул ук вакытта, гаилә ана капиталы акчаларын әлеге сроктан соңрак та үз кирәгенә тота ала. Шулай булгач, 2022 елда акчалар программада каралган барлык юнәлешләргә дә салып куелган», — дип белдерделәр фондта.

Россиядә ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Президент Владимир Путин указы белән аның гамәлдә булу вакыты 2021 ел ахырына кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты гаиләдә икенче булып яки аннан соң туган бала өчен бирелә. 2018 елда аның күләме 453 мең сум тәшкил итте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/19/197200/

Фикер өстәү