27 ноябрьдә Бердәм бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә

27 ноябрьдә “Россия Юристлар ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, Россия Федерациясе Конституция көненә багышлап, Бердәм бушлай юридик ярдәм көне үткәрергә ниятли.

Чара республикабызның барлык районнары һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькәчә (Казанда – 9.00-16.30) (төшке ялга тукталмыйча) үткәреләчәк. Бушлай юридик ярдәм алу өчен түбәндәге оешмаларга килергә:
-“Бердәм Россия” партиясе Рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә;
-Бердәм Россия” партиясенең район (шәһәр) бүлекләре иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә;
-Россия Юристлар Ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренә.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, “Татарстан Республикасы техник инвентарьлаштыру бюросы” акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечлеге тарафыннан күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү