8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов өчен җыелган акча нәрсәгә тотылачак?

Байкал аръягындагы хәрби округта 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны яклап чыгучылар байтак булды. Нәкъ менә алар егеткә ярдәм йөзеннән 700 мең сум акча җыйганнар да, дип хәбәр итә «Лента.ру». 

Акча егетнең әтисе Сәлим Шәмсетдиновка тапшырылган. “Акчаның бер өлеше ике тапкыр Читага һәм адвокатлар белән очрашу өчен Мәскәүгә баруга тотылачак. Моңа билетлар бәясе дә һәм анда яшәү дә кергән”, – ди ул. Шулай ук, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул ялгызы йөри алмагач, аның бер өлешен озатучыларга түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, ул улына посылка әзерли.

Рамилне яклаучылар егетнең бу адымга җәберләүләргә түзә алмаганга баруын һәм аның иреккә чыгарылуын таләп итеп петиция дә оештырган иде. «В Контакте» социаль челтәрендә махсус төркем дә булдырылган.

Рамил Шәмсетдинов эше буенча тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү