Ир-ат үз вазифасын тулысынча үтәмәсә – гөнаһы аңа була

Соңгы вакытта җәмгыятебездә хатын-кызлар нык активлашты. Ир-ат һөнәрләрен һаман да күбрәк үзләштерә баралар. Җитәкче кәнәфиләрендә утыручылар да аз түгел. Шул сәбәпле гаиләдә үзен – “баш”, ирен “түш” дип дип санаучы ханымнар күбәйде. Исламда “ир хакы” дигән төшенчә бар. Җәмгыятебездә күзәтелгән мондый хәлләргә исламның мөнәсәбәте ничек? Башкалабыздагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга шушындыйрак сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Изге урын буш тормас, дигәннәр. Ирләрнең ирлеге беткән саен, аларның урыннарын да, вазифаларын да хатыннар яулап килә. Пәйгамбәребез: “Ахырзаман җиткәч, урам буйлап бер ир үтәр, артыннан кырык хатын мактап калыр”, — дигән. Җәмгыятьтә асыл ирләрне көндез шәм белән эзлисе заманалар алда әле.

Чыннан да, гаилә тормышы яшьләр теле белән әйткәндә ультра актуаль мәсьәлә. Риза хәзрәт сүзләре әйтсәк: бер дәүләт үзенең хәрбият, икътисад мәсьләләрен төзеп тә, гаилә кагыйдәләрен төземәсә, ул үзенең тәкъдир китабының соңгы битен ачты. Гаиләсез тормыш мөмкин түгел: кешегә әти-әни, ир-хатын булырга кирәк. Кемдер Аллаһыга ышанмаса, атеист булып яшәсә дә (Раббым Үзе сакласын), аның да хаклары һәм бурычлары бар. Шөкер, соңгы вакытта мәчеткә килүчеләр саны арта. Элек гадәттә мәчетләрдә әби-бабайлар булса, хәзер яшьләр күбәйде. Билгеле, әби-бабайларны ир хакына, хатын хакына өйрәтәсе юк. Алар бездән күбрәк белә. Тик бүген сафларыбыз яшәрә. “Яшьлек – диваналыкның бер ботагы”, – дигәннәр. Яшьләрнең күплеге бер яктан  бик сөендерсә, икенче яктан ул дин әһелләрне өстенә бик күп эш-мәшәкать, җаваплылык арттыра. Чөнки яшьлек җүләрлеген, куәтен дөрес якка юнәлтергә кирәк. Әгәр мәчет, хәзрәтләр юнәлтә алмаса, аларның күңеленә юлны башкалар таба. Кемнеңдер – хәлифәт төзисе, кемнеңдер дөнья мәшәкатьләреннән качып, урман эчендә, мәгарәләрдә яшеренәсе килә. Шуңа күрә бүген вәгазьләрдә дә көнкүрмешкә, яшәешкә күбрәк игътибар бирәсе иде. Берәүнең эшенә барасы, кемнедер җитәкчелек итәсе бар…

– Шундук сорау туа: мөселман җитәкче нинди булырга, мөселман үзен эш урынында ничек тотарга тиеш?

– Урынлы сорау. Чынлап та, вакыты кергәч, намаз да укып алырга кирәк, Коръән дә укыйсы килә. Бер мөселман җитәкчесе шундыйрак дәгъва белән мөрәҗәгать итте: “Бер мөселман егетен эшкә алган идем. Ул кайвакыт эш вакытында Коръән укый. Клиентлар килгән, ә ул һаман укып утыра; мин аңа нәрсә әйтим?” Әлбәттә, Коръән уку изге эш, әмма эш вакытында хезмәткәр иң элек үз вазифасын үтәргә тиешле. Буш вакытында китабын да укысын, догасын да кылсын. Хәтта без, намазыңны укыдыңмы, тиз генә зикереңне әйт тә, эшкә ашык; чөнки вазифаң бар, ул синең өстеңдә вәҗиб булып тора, әманәткә хыянәт итсәң, гөнаһлы буласың, дип нәсыйхәт бирәбез.

– Гаилә мәсьәләсенә килик әле, хәзрәт. Бүген ирекле мәхәббәт, гаилә корганчы, башта яшәп карыйк әле, дип сөйләнүчеләр, хәтта шулай торып ятучылар аз түгел.

– Чынлап та, бу азгынлык безгә дә килеп җитте. Күбесе яшәп тәҗрибә алганнан соң да муенына гаилә камыты кияргә ашыкмый. Тагын тәҗрибә алу өчен башка берәрсен караштыра башлый. Кызганыч, бүген күпчелек кешеләрнең бәласе – берәүнең үз өстенә җаваплылык, артык мәшәкать аласы килми. Бу хәл җитәкчеләрдә дә, гади халыкта да күзәтелә.

Билгеле, гаиләнең юлбашчысы, җитәкчесе булып торучы ир хакы турында сөйләшү, аңлату да кирәк. Валлаһи дип әйтәм: ир булсам да, үз хакларымны яратсам да, миңа хатын хаклары турында сөйләү күңелемә күбрәк ята. Чөнки мин аны үземә сөйлим. Кыямәт көнендә мин ир хаклары өчен түгел, хатын хаклары өчен җавап тотачакмын. Хатынымның хакларын үтәү дөньямда мәшәкатьлерәк булса да, теге дөньяда күбрәк җиңеллек бирәчәк. Аллаһ каршына баскач, хатының килеп бугазыңнан алса берәүгә дә җиңел булмас.

– Ир хакының нәрсә икәнлеге, мөгаен, кечкенәдән үк балага сеңдерелергә тиештер.

– Әлбәттә, шулай. Әгәр өйдә кыз бала анасыннан ата кадерен күреп үсмәсә, кияүгә чыккач кына аны ирен хөрмәт итәргә өйрәтү мөмкин түгел. Мәсәлән, безнең авылда бер гаилә бар. Әтиләре гомер буе шофер булып эшләде. Еш кына ул гаражда дуслары белән бераз гына “чеметеп” кайта иде. Ләкин әни кеше һәрвакыт балаларына: “Әтиегез бүген эштән арып кайтты”,– дип аңлатып килгән. Балаларның “әтиебез исерек кайтты” дигән уй башларына да килмәгән.

– Сүзегезне бүлим әле. Бер гаиләне беләм. Ире эчеп кайтса, хатыны өйгә кертми, хәләле ишек төбендә куна иде. Теге кеше шулай, ишек төпләрендә кунып йөреп, кешелектән чыгып, вафат булды. Ачуым килмәгәе, ир хакын хакламаганы өчен, бу хатын тәмугта янмасмы?

– Ирне ир иткән дә, җир иткән дә – хатын, дигәннәр. Бу очракта өзеп кенә әйтеп булмыйдыр. Бәлкем ирнең дә эчеп кайтуының сәбәбе булгандыр. Кайтуына хатыны елмаеп торса, кочак җәеп каршы алса, бәлкем ул эчмәгән дә булыр иде. Әлбәттә, эчеп кайтучы ирләрне акламыйм. Чөнки эчү – исламда бик зур гөнаһ. Әмма, ир эт яки мачы кебек ишек төбендә йокларга тиеш түгел. Ир хакы, хатын хакы балага гаиләдә, сабый чактан сөягенә, җилегенә сеңәргә тиеш. Әниләре, хәзер әтиегез кайта, өйне җыештырыгыз, табыннар әзер булсын, дип торса, балалар шуны күреп үссә, ничек кыз балада әтигә, ир кешегә хөрмәт тәрбияләнмәсен?! Әйтик, син хатыныңны, балаларыңның анасын ничек ихтирам итәсең, улларың да шуны кабатлаячак. Хәерче үзен мактар, ди, мин хатынымны мактыйм әле. Минем өйгә кайткач, ачкыч тыгып, ишек ачканым юк. Ышанасызмы, бүген минем кесәмдә дә, машинамда да фатир ачкычым юк. 21 ел бергә яшәп, абыстаемны бер көн эшләтәкнем булмады. Аның минем белән бергә җиде баласын көйлисе бар. Әлеге кыйммәтләр ана сөте белән кермәсә, мулла мәчеттә яки никахта вәгазь сөйләп кенә кешене үзгәртү кыен.

– Шулай да ирнең нинди хаклары бар?

– Ирнең хакы бик зур. Әгәр никахка кадәр кыз бала өчен иң беренче кешеләре ата-анасы булса, никахтан аның өчен Җир йөзендә иң кадерле, иң беренче зат – аның ире. Аллаһыдан, Пәйгамбәребездән кала, үстергән әнисе, әтисе дә түгел, ире беренче урында була. Элек кызларга, очар кошлар бит сез, дип әйтә торган булганнар. Чөнки аларның башка ояга, башка берәүнең канаты астына күчәсе бар. Шуңа күрә мин яшь киленнәргә гел әйтәм: киңәш-табыш итешкәннән соң, соңгы сүзне ирең әйтә икән, бүтән беркем дә, хәтта әниең, әтиең дә, иптәш кызларың да сүз кыстырып йөрергә тиеш түгел. ике сарык башы бер казанга сыймаган кебек, галәмнең дә берничә хуҗасы булмый. Ил башлыгы да бер, гаилә дилбегәсе дә бер кеше кулында булырга тиеш. Әмма, ир кеше өчен, хәтта өйләнсә, хәтта хатынын бик яратса да, сөекле балалары булса да, соңгы сулышына кадәр беренче кеше – әни! Ир кеше өчен үлгәнче әни хакы – беренче урында. Бу хәл ир хакы бик зур булуны күрсәтә.

– Хәзрәт, ирләр өстендә вазифалар бик күп түгелме?

– Әлбәттә, хуҗа бит ул тәхеткә менеп, башына таҗын киеп, кулына таягын яки телевизор пультын тотып әмер биреп утыручы патша гына түгел. Хуҗага хуҗалыгын тартырга кирәк. Дәүләттә нәрсә генә булса да, беренче чиратта хуҗа җавап бирә. Шәһәрдә – шәһәр башлыгы, мәхәлләдә – имам. Өйдә, гаиләдә дә беренче чиратта көтүче, хуҗа җаваплы. Сыердан да, сарыктан да сорамыйлар. Көтүче карамаган, диләр. Мин һәрвакыт никахта, нәрсә генә булса да: “Син хуҗа, син гаепле”,– дип әйтәм. Әгәр хуҗа үз вазифасын үти, тырыша икән, хатын-кыз ирен хөрмәт итәргә, аңа рәхмәтле булырга тиешле. Күңеле белән дә, назлы сүзе белән дә, төс-кыяфәте белән дә, эчкерсез итәгате белән дә…

– Ир-ат үз вазифасын тулысынча үтәмәсә?

– Тулысынча үтәмәсә, гөнаһы аңа була. Без мөселманда ир дә, хатын да үз вазифасын беренче чиратта Аллаһ ризалыгы өчен үтәргә тиеш. Кайбер хатын-кызлар, ирләребезгә яхшылык кылабыз, тик рәхмәт ишетмибез, дип зарлана. Борынгылар: кешеләрнең рәхмәте – ирешерлек максат түгел, дигәннәр. Изгелек кыласың икән, рәхмәтне бер Аллаһыдан көт! Ә Аллаһ беркайчан да, беркем карышнда да әҗәтле булып калмый. Кайвакыт ире рәхмәтсез, тупасрак булса да, хәтта яхшылыгына явызлык белән җавап кайтарса да, хатыны, Аллаһ ризалыгы өчен дип, иренә яхшылык кыла икән, Раббыбыз бөек әҗерләрен бирәчәк. Хатын бөтенләй көтмәгән яктан изгелек күрәчәк. Кыл изгелек, көт явызлык. Таш белән атсалар да аш беолән кайтар. Изгелегеңне кыл да суга сал… кебек әйтемнәр тик-томалга чыкмаган. Хатын-кыз белән ир-ат мөгамәләсендә дә шулай булырга тиеш.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү