Ата-аналар өчен каникул чорына берничә киңәш

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кечкенә баланы су объектлары, автотрасса яки урманда өлкәннәр күзәтчелегеннән башка калдырып, ата-аналар аның тормышын куркыныч астына куя, дип кисәтә. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Олылар күзәтчелегеннән башка су янында балалар уеннары, бигрәк тә биек ярларда яки беренче бозда — куркыныч.

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә температураның кискен төшүе көтелә. Бигрәк тә эчке сулыкларда — вак күлләрдә һәм буаларда, елга култыкларында боз катуы ихтимал.

Көннәр суытуы мәктәп каникуллары вакытына туры килер дип көтелә. Бу вакытта ата-аналарга балалар артыннан контрольне көчәйтергә һәм балаларның су янында уйнау омтылышларына юл куймаска кирәк, дип искәртә коткаручылар.

Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү фактын билгеләгәндә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре идарәсе бүлекчәләре вәкилләре балаларның ата-аналарын РФ КоАП 5.35 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарта ала.

Бу хакта тулырак: https://tatr-inform.tatar/news/2019/10/31/196251/

Фикер өстәү