Татарстанда юл коймасына кысылып калган пошины коткарганнар (ФОТО)

Машина йөри торган юлда поши ятуы хакында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полкы инспекторларына автомобильче хәбәр иткән.


Автоинспекторлар — полиция өлкән лейтенанты Айтуган Габдерахмановка һәм  Александр Григорьев  кичекмәстән күрсәтелгән урынга юнәлә. Алар урман паркы янында юл коймасы арасына кереп кысылган  һәм мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган яшь пошины таба. Бәхеткә, хайванга зыян килмәгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны «капкан»нан азат итә һәм аякка басарга булыша. Хәлләнгәч поши урман массивына таба юнәлә.


Фикер өстәү