Россия Премьер-министры Мәскәү – Казан трассасы төзелешен хуплады

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәскәү – Казан трассасы төзелешен хуплады. Ул Европа – Көнбатыш Кытай транспорт коридорына керәчәк. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

«Хөкүмәт Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален төзү турында хәлиткеч карарга килде. Мәскәүдән Владимирга кадәрге яңа дүрт полосаны трассаны, шулай ук Казанны әйләнеп үтә торган юлны да 2024 елның ахырына, ә уртадагы участокны 2027 елга кадәр төзеп бетерү күздә тотыла», — диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте Европа – Көнбатыш Кытай транспорт коридорын сафка бастыруга бәйле ике вариантның (Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален төзү яки гамәлдәге М7 «Волга» трассасын реконструкцияләү) берсен сайлап алырга тиеш иде.

Бу хакта тулырак: https://tatr-inform.tatar/news/2019/11/01/196278/

Фикер өстәү