«Әйдәп баручы хатын-кыз язучы»ны билгеләдек!

“Әдәбият хатын-кыз кулында?!” дигән язмадан соң, “ВТ” укучыларына мөрәҗәгать иткән идек: әйдәп баручы хатын-кыз язучы дип кемне саныйсыз? 13 язучыдан торган исемлек тәкъдим иттек.

Бу бөтен әдәбиятка бәя бирергә алыну түгел. Исемлек төзегәндә без соңгы елларда әсәрләре газета битләрендә басылган язучыларны сайладык һәм  Милли китапханә челтәре, китап нәшрияты мәгълүматларына таяндык.  Нәтиҗәдә бөтен тавышларның 52 процентын җыеп, беренче урынны Айгөл Әхмәтгалиева яулады.

Икенче урында Фәүзия Бәйрәмова (12 процент), өченче урында Гөлүсә Батталова (10 процент).


Фикер өстәү