Казаннан бер тропик утрауга турыдан-туры самолет рейслары ачылды

Доминикана “якынайды”. Тропик утрауда урнашкан әлеге илгә, Татарстанда беренче тапкыр буларак, Казаннан турыдан-туры самолет рейслары ачылды. Очкычлар республикабыз башкаласыннан шул тарафка даими рәвештә – айга ике тапкыр юл тотачак.

– Татарстан Республикасы тарихында тәүге шундый вакыйга бу. Бүген тропик утрауга очкан пассажирларыбыз тарихка кереп калды дигән сүз. Самолет 100 процентка диярлек тулы иде. Туры рейс булдыру республикабыз халкына һәм күрше төбәкләрдә яшәүче туристларга юл өчен чама белән алты мең сум акчаны янга калдыру һәм курортка бер генә самолетта бик җайлы барып җитү мөмкинлеге бирәчәк, – ди “Казан” халыкара аэропортының стратегик үсеш буенча директоры Андрей Лопатин.

Казаннан Доминиканага юл алган тәүге самолетка 532 кеше, шул исәптән 5 сабый утырган. Һава лайнеры Атлантик океан аша тропик утрауга 14 сәгать оча.


Фикер өстәү