Синоптиклар Россиядә кыш нинди булачагын әйтте

Россия территориясендә кыш җылы булачак, температураның климат нормасына якын һәм югарырак булуы көтелә. Бу хакта Россиянең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Роман Вильфанд сүзләренчә, кыш ил территориясенең күпчелек өлешендә явым-төшем күләме нормага якын булачак. Россиянең көньяк төбәкләрендә явым-төшем кытлыгы, шулай ук Таймыр һәм Көнбатыш Себердә явым-төшемнең кирәгеннән артык булуы мөмкин.

Моннан тыш, метеоролог билгеләп үткәнчә, чын салкыннарга кадәр «әлегә ерак». Нульдән түбән температура ноябрь ахырында гына күзәтелергә мөмкин.

 


Фикер өстәү