Наркотиклардан тулысынча дәваланып буламы? | Үлем белән сәүдә итәләр

Ноябрьнең икенче яртысында “Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр бир!” дигән акция башланып китә. Эчке эшләр министрлыгында тәүлек буе эшли торган күп каналлы “кайнар линия” телефонына (291-20-02) шалтыратып, наркотик сатучылар турында хәбәр җиткерергә мөмкин.

Полиция хезмәткәрләре һәр мәгълүмат буенча тикшерүләр алып бара. Ул көннәрдә “Россия балалары” дигән чара да узачак. Балаларга һәм үсмерләргә, ата-аналарга наркотикларның зыяны хакында сөйлиләр, консультацияләр үткәрәләр, бәйгеләр дә булачак.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Фоминых мәгълүматлары буенча, полиция хезмәткәрләре ел башыннан ярты тонна наркотик матдәләр тартып алган. Аларның байтагы – төрле синтетик наркотиклар, үсемлекләрдән ясалганнары да бар. Наркотиклар таратучы ике төркемнең эше судка җибәрелгән, тагын дүртесе буенча тикшерүләр алып барыла. Республикага наркотик матдә кертүче 40 каналны япканнар. Дүртесе товарын почта аша җибәргән. 16 канал автомобильләрдә башка төбәккә наркотиклар алып барганда Татарстанда тоткарланган, егермесе исә аны турыдан-туры республикага кертергә теләгән.

Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резедә Хәева әйтүенчә, бүген наркологларда 9 мең 338 кеше исәптә тора. Яшьләр яңа төр наркотиклар, психотроп матдәләр кабул итүгә күчкән. Алар җиңелчә генә тәэсир итә, зыяны да юк яки тартам гына, кан тамырына кертмим, аның өчен шприц та кирәкми, дип фикер йөртәләр.

– Заманча синтетик наркотиклар организмны нык какшата, психикага тәэсир итә. Бер-ике тапкыр куллангач ук, аңа бәйлелек барлыкка килә. Мондый авырулар еш кына наркологлардан тыш, психотерапевтларда да дәвалана, – ди Резедә Хәева. – Аларны таратучылар зарарсыз булуына ышандырырга тырышачак; белә торып, шундый кармакка эләкмәсеннәр иде.

Кайбер кеше, дару эчтең, “капельница” куйдың, шуннан соң кан чистара, наркотикларның эзе дә калмый, юылып чыга, дип уйлый. Наркологлар фикеренчә, наркомания – бик катлаулы, озак дәвалануны сорый торган чир. Бер-ике төймә дару эчеп, тиз генә котыла торган түгел. Дәвалану һәм тернәкләндерү вакыты ярты елдан бер елга һәм озаккарак та сузылырга мөмкин. Белгечләр наркотик кабул итүчеләрнең туганнары белән дә сөйләшүләр алып бара. Алар чирне еш кына наркоманның үзенә караганда да авыррак кичерә.

Наркоманиядән дәваланып, терелдем дип уйлагач та, кеше 3 ел дәвамында диспансерда исәптә тора һәм наркологлар белән элемтәсен югалтмый. Табиблар комиссиясе узгач кына, аны бу исәптән төшерәләр.

– Наркотикка үрелгәнче, үсмерләр электрон тәмәке, кальян татып караган була. Аны бу начар гадәтләргә нәрсә этәрә? Ата-аналар, баланы ачуланганчы, ниндидер киңәш биргәнче, шуны ачыкларга тырышсын иде. Психологка барсалар, тагын да яхшырак, – ди Резедә Хәева. – Республика наркология диспансерының “ышаныч телефоны”на (272-33-13) шалтыратырга мөмкин.

Сүз уңаеннан

Быел наркотикларга бәйле 3 мең 38 җинаять эше теркәлгән, шуларның 2 мең 400е авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрдән санала. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануда шикләнеп, 13 мең кешене медицина оешмасына тикшеренергә җибәргән. 2 мең 386 кешедә ул фактлар расланган.


Фикер өстәү