Без кичердек сине, күрше абый!.. | Гыйбрәт өчен

Сентябрьнең кояшлы көннәре тәмамланып, иртәгәдән яңгыр китәчәк икән, дигән көннәр иде. Бөтенебезнең бәрәңгесе алынган. Бездән бер өй аркылы каршыда яшәүче күрше абый гына ашыкмый. Көтү каршына чыккач, аның белән аралашучылардан сорыйм. “Нишләп быел бәрәңгесен алмый инде, болай калмый иде бит”, – дим. “Белмисеңмени, бик каты авырый бит ул, кибеп-корып бетте бит инде, эшли дә, ашый да алмый”, – диделәр.

Йөзендә әшәке авыру булганга һәм бер як күзе тишелеп акканга (ни сәбәпледер, күп вакыт күзлексез, повязкасыз йөри), күтәрелеп карарга курка, шунлыктан аска карап кына исәнләшеп үтә идем шул. Ике көн үттеме-юкмы, аны инде урынга егылган диделәр. Бигрәк кансыз, миһербансыз икәнсең, дип уйлаучылар да булыр: моннан 20 еллар элек без көткән көн, без ишетергә теләгән хәбәр иде бу! Тик нигәдер сөендермәде генә. Юкса ул елларның ачысы йөрәктән китмәгән, безнең әле тынычлап йоклый башлаганга да берничә ел гына… Безнең дигәнем – безнең тирәдәгеләрнең…

…Үткән гасыр азагында авылда янгыннар бик күп булды. Бер үк сценарий белән башланган янгыннарның үзәге безнең тирәдә булды: без яндык, сул яктагы, уң яктагы, каршыдагы өч хуҗалык… (шуларның берсе ике тапкыр), бездән ерак түгел тагын ике хуҗалык… Авылның теге очында да яндылар. Без инде төтен исен исни алмый, болытны да төтен дип күрә, ачык утка карый алмый башлаган идек. “Тәмугтан шушы кадәр курыксак, намазлыктан төшмәс идек”, – дип язган идем, аптырагач (бу җан әрнеткеч вакыйгалар турында “Ватаным”га берничә яздым).

“Җеп очы”, шикләнүләр бер кешегә – күрше абыйга илтә иде. Шикләнердәй җитди сәбәпләр күп булды, ул әле соңыннан да, берәребез белән сүзгә килсә (аны чыгарырга оста иде ул: нәрсә генә алып кайтсак та, “карак” булдык, урлаган әйбер була иде), “Тагын янмам дип беләсезме әллә?!” – дип яный иде. Шундый янаулардан соң, түзмичә, участок инспекторына язып биргән чаклар да булды. Бер янгыннан соң аны кулга алдылар, суд булды.

Утырттылар. Берничә айдан кайтты. Үзгәреп. Тагын да усалланып. “Кайта икән” дигән хәбәре ишетелгәч, райондагы милиция, суд, прокуратураны йөреп чыктым: “Ник?!” Аның да үз өенә кайтып яшәргә хокукы бар, дигәннәрен ишетеп, “Ватаным”га: “Кайда минем хокук?!” – дип яздым. “Минем дә үз өемдә тынычлап, беркемнән курыкмыйча яшисем, эшлисем, йоклыйсым килә”, – дип. Ул елларда без инде, әгәр шул урында тотсак, аны үзе салган утка атарга да әзер идек кебек. Мең шөкер, Аллаһы Тәгалә безне бу гөнаһтан саклады. Менә шушы хәлләр аша үткәч, аның үлем түшәгенә егылуы болай сызландырмаска тиеш иде кебек. Тик…

Авылда шундый гадәт: берәр кеше ныграк авырып киткән дисәләр, хәл белергә килүләр башлана – тирә-күршеләр, туган-тумача, танышлар… Тик күрше абыйның гына хәлен белергә килергә атлыгып торучылар күренмәде. Әле дә рәхмәт, ике күрше ташламады… Дөрес, башка районда яшәсә дә, хәбәр салуга, кыз туганы килеп җитте (кызганычка, гаиләсе белән арасы өзелгән, туганнары белән дә мактанырлык мөнәсәбәттә булмады шул… Ә ул килде!). Җыештырды, авызыннан ризык үтмәсә дә, тәрбия-кадер күрсәтергә тырышты. Бер көннән кабат килергә ышандырып, кичкә кайтып китте. Күрше абый исә электр лампочкалары сүндерелгән, кап-караңгы йортында бугазыннан алган әҗәл авыруы белән бергә-бер, берьялгызы калды. Бик куркыныч, бик гыйбрәтле финал иде бу… Гомер жәлләрмен кебек түгел иде. Ул төнне күзгә йокы кермәде. Кызгану гына да түгел иде бу, яшәү белән үлем турында уйланулар иде, ахрысы. Көчле, егәрле чагыңда “Мин!” дип күкрәк кагарга да, бөтенесен куркытып торырга да була… Тик бу көн – соңгы көн дә котылгысыз. Әҗәл чире бәгыреңне көйдергәндә авыз чылатыр кеше булмау… кызыга торган язмыш түгел. Ярый әле, ике күрше көнгә берничә тапкыр гына булса да (берсе төнлә дә) кереп-чыгып йөрде.

Ун көнләп көрәште ул. Кереп-чыгып йөргән күршебез, бик каты авырый, дигәч, “Без кичермичә җан бирә алмас ул. Әйдә, кичерик, ул дәүләтебезне алды дип, беребез дә ач-ялангач калмадык, кичерик”, – дидем. Шул төннеме, икенче төннеме төш күрәм. Күрше абый капка төбенә килгән, битендәге җәрәхәт-ярасы да юк. Башын аска иеп, акрын гына: “Булышканың өчен рәхмәт!” – ди…

Берничә көннән ул вафат булды. Шөкер, пенсия акчасын да әрәм-шәрәм итеп бетермәгән, үзен соңгы юлга озатырлык, ашларын үткәрергә җитәрлек “мая”сы да булган. Кыз туганы да, аеруча юмартлык күрсәтеп, йорт һәм җир документларын улына тапшырды, булган кадәр дәүләтеннән аны караучыларга, булышучыларга өлеш чыгарды (юкса, барысын үзенә алса да, беркем гаепли алмас, якыннарыннан аны авыр хәлендә ташламаучы бердәнбер ул булды). Тавыш-тынсыз, гаугасыз гына хәл ителүе дә әйбәт булды.

Яшәү белән үлем – ике каш арасы кебек кенә, диләр. Бу көннең киләсен онытмасак иде. Бу язмамны, ул – начар, без – әйбәт, дип язуым да түгел, үлгән кешене начарлык белән искә алуым, үткәннәрдә казынуым да түгел. Ялгыш адымга, башкаларны рәнҗетүгә, туганнары, якыннары белән арасын өзүгә бик якын булганнарга гыйбрәт һәм барыбызга да уйлану өчен бер сәбәп булсын иде ул. Ярый әле, бу очракта ике мәрхәмәтле күршебез һәм бер мәрхәмәтле туганы табылды… Ә бит башкача да була ала иде…

…Без кичердек сине, күрше абый!


Фикер өстәү