Казан кунакханәсендә агуланган балаларның хәле турындагы соңгы мәгълүмат билгеле

Бүген гаммәви мәгълүмат чараларында Казанның «Кристалл» кунакханәсендә балалар агулану турындагы хәбәр чыкты. Хәзер Казан прокуратурасы шушы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклый. Мәгълүмат расланган очракта, тиешле чаралар күреләчәк. Кунакханәдә булган хәлне тикшерүне күзәтчелек ведомствосы махсус контрольдә тота.

31 бала хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Табиблар караганнан соң, 6 баланы хастаханәгә озатканнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, барлык балалар да кунакханәнең ресторанында тукланган. Әлеге факт буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Соңрак ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә агулану билгеләре белән 6 бала китерелүен расладылар. Табиблар аларның хәлен канәгатьләндерерлек дип бәяли. Хәзерге минутта 3 баланы хастаханәдән чыгарганнар. Алар үзләрен яхшы хис итәләр.


Фикер өстәү