Табиблар Казанда яшь футболчыларның хастаханәгә эләгү сәбәбен атады

Футбол турнирында катнашу өчен Казанга килгән яшь спортчыларга табиблар норовирус инфекциясе диагнозын куйган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән 6 балада норовирус ачыкланган. Табиблар турнирда катнашучыларны күзәтүне дәвам итә», — диде ведомствоның матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева.

Яшь спортчылар хастаханәгә озатылганнан соң ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе «Кристалл» кунакханәсе ресторанын вакытлыча япкан. «Кунакханәдә дезинфекция үткәрелде. Санитария таләпләрен бозу факты буенча «Кристалл» кунакханәсе рестораны эшчәнлеген вакытлыча туктату турында беркетмә төзелде. Лаборатор тикшерүләр дәвам итә», — дип искәртте матбугат сәркатибе.

  • Норовирус инфекциясе – вируслы кискен авыру ул. Нигездә, әлеге инфекция вакытында укшыту, косу, эч авырту һәм быгырдау билгеләре була.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 16 яшь футболчы эчәклек инфекциясе билгеләре белән табибларга мөрәҗәгать иткән иде. 1 ноябрьдә «Кристалл» кунакханәсендә Казанга футбол буенча турнирда катнашырга дип килгән яшь спортчылар косу һәм эчләре авыртуга зарлана башлаган. Табиблар балаларны карагач, алтысын хастаханәгә озатканнар.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/02/196354/


Фикер өстәү