Татарстан юлларында урыны белән бозлавык хасил булачак

Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән бераз кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык хасил була. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә -2..-7, көндез +2..-3 градус.

Казанда төнлә аязучан болытлы һава. Бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һаваның минималь температурасы -2..-4 градус. Көндез шулай ук аязучан болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һаваның максималь температурасы 0..+2 градус.

4 ноябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән бераз явым-төшемнәр көтелә, буран чыгачак. Көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, көчәйгән вакытта тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 0..-5, көндез +4..-1 градус.

5 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава. Бераз явым-төшемнәр, юеш кар, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, көчәйгән вакытта тизлеге секундына 19 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +1..-4, көндез +2..+7 градус.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/02/196359/


Фикер өстәү