Зәй юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртүчегә ярдәм иткән

Әлмәт-Чаллы юлының Зәй аша уза торган өлешендә бензины бетеп машина туктап калган. Әлеге хәл турында юл инспекторы ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллинга хәбәр итә.

ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте хезмәткәре, полиция лейтенанты Михаил Кузьмин юл кырында авария сигналлары эшләп торган машинаның туктап торуын күреп ала.

Ул машина янына килеп, эшнең нидә икәнлеге белән кызыксына. Машина йөртүченең тиешле юл узу өчен ягулык күләмен исәпләп бетермәгәнлеге ачыклана. Бензины бетеп, машина эшләүдән туктый. Машина йөртүче юлдан узучыларга ярдәм сорап караса да, туктап ягулык белән бүлешүчеләр табылмый. Инспекторлар машинага бензин салуны оештыра.

Машина йөртүче Зәй юл инспекторларының ярдәмчел, итагатьле булганнары өчен аларга зур рәхмәт белдерә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/03/196364/


Фикер өстәү