Азнакайда яшәүче хатын эшләгән дә, эшсезлек буенча пособие да алган

​​​​​​​Азнакай шәһәр прокуратурасы 40 яшьлек ханымга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Азнакайда яшәүче хатын эшләгән дә, эшсезлек буенча пособие да алган.  Бу турыда Азнакай шәһәр прокуратурасы мәгълүматларына сылтама белән район газетасы хәбәр итә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул 2018 елның мартында, үзенең эшкә урнашканын яшереп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә ялган мәгълүматлар тапшыра һәм берничә ай дәвамында законсыз рәвештә эшсезлек буенча пособие алуын дәвам итә.

Дәүләткә килгән гомуми зыян 27 мең сумнан артык булган. Ул түләүләр алганда мошенниклык кылуда гаепләнә. Ханым үзенең гаебен таный.

Карар чыгару өчен җинаять эше җәмәгать судына юлланган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/03/196392/


Фикер өстәү