Кәбестәне кышка әзерлибез

Бу атнада безнең тирәдә яшәүчеләр (Казанның Игумново бистәсен күздә тотып әйтүем) эштән өйләренә ничек тә тизрәк – якты күздә кайту ягын каерып, бакчаларына дәррәү ябырылды. Кайберләре сигезәр килога җиткән соң өлгерешле кәбестә җыйды. Синоптиклар салкынайтуны, кар көтелүен әйтеп куркытты лабаса. Кәбестәгә беренче кырау куркыныч түгел анысы, әмма һава температурасының минус биш-җиде градуска кадәр төшүен хәтта ул да “күтәрә” алмый шул инде.

Авылларда да түтәлләрдә тәүге кырау “тешләвен” көтеп утырган күчәннәр тиз генә җылырак урынга кертеп куелды. Менә хәзер аны кышка саклауга кую, тозлау-маринадлау эшләренең иң кызган чоры.

Кайда сакларга?

Әлбәттә, яшелчәне базда саклаудан да яхшысы юк. Озак вакыт дәвамында саклау өчен анда һава температурасы -1+2 градус чамасы булырга тиеш. Саклауга куйганчы, кәбестәне бөҗәкләрдән зыян күргән, саргая башлаган яфракларыннан чистартырга кирәк. Шулай да артык “чишендермәскә”! Чөнки өске яфраклары үзенә бер саклау функциясен үти. Яшелчәне гадәттә күчәненнән бауга элеп саклыйлар. Газетага яки пергамент  кәгазьгә кат-кат төреп, киштәләргә урнаштырырга да була (бу очракта күчәнен кисеп ташлыйсы). Әмма кәбестәнең бер-берсенә тиеп тормавы кирәк, юкса тизрәк чериячәк.

Кәбестәне чоландагы, шәһәр җирендә – балкондагы шкафка куеп та сакларга мөмкин. Әмма моның өчен шкафны пенопласт белән җылытырга кирәк. Бу очракта кәбестәнең һәркайсын кәгазьгә кат-кат төреп (күчәне кисеп алына), киштәләргә бер рәт тезеп чыгарга. Шәһәр “кладовка”сы да – моның өчен ярыйсы гына урын. Анда сакларга ниятләгәндә, кәбестәне азык-төлек пленкасы белән кат-кат төрү әйбәт. Һава кереп калмасын өчен, сыйпый-сыйпый төрергә. Аннан килеп, яшелчәне ике-өч атнага бер тапкыр караштырып торырга. Юкса, парланып киткән очракта, черергә мөмкин. Конденсат пәйда булганда, иренмичә генә пленкасын сүтеп, кәбестәне киптерергә һәм яңадан төреп куярга.

Кәбестәне суыткычка куеп сакларга да була, әлбәттә. Әмма түбәнге киштәсендә, азык-төлек пленкасына яки пергаментка төреп кенә.

“Ак күчән”не кышка бакчада туфракка күмеп саклаучылар да бар хәтта. Моның өчен яшелчәне яңа полиэтилен капчыкларга салып, һава кермәслек итеп бәйләп куялар. Шуннан бакчада чокыр казып, капчыктагы кәбестәләрне рәт-рәт урнаштыралар. Һәр рәт өстенә ком сибәләр. Суык кермәсен өчен чокыр өстенә чыршы ботаклары өеп куялар. Болай эшләгәндә, кәбестә бераз гына өшегән халәттә бик озак – язга хәтле саклана һәм бик тәмле була икән.

С витамины “келәте”

Русларда “кәбестәдә – көч, ул мичкәдә барында, авырмабыз тамчы да” дигәнрәк гыйбарә яшәп килә. Яшелчәне бигрәк тә шушы халык гомер-гомергә яратып куллана. Чыннан да, белгечләр әйтүенчә, кәбестәне күп ашаучылар витаминнар җитмәүдән интекми һәм авырмый диярлек.

Яшелчәдә аксым микъдары кишер, чөгендер, шалкандагыга караганда да күбрәк. Тартрон кислотасы углеводларның майга әйләнүен тоткарлап, симерү куркынычын киметә. Тик шунысы бар: пешергәндә, бу кислота юкка чыга, шуңа күрә юанаюдан интегүчеләргә чи кәбестә аеруча файдалы яшелчә булып санала.

Кәбестә С витаминына бай. Саклаганда да, тозлаганда да юкка чыкмый диярлек. Гомумән, бәрәңге һәм кәбестә безне кышын С витамины белән тәэмин итеп торучы төп яшелчәләр исәбенә керә. “Ак күчән”дә әлеге витамин микъдары әфлисун яки лимондагыдан ким түгел. Сүз уңаеннан, кешенең С витаминына тәүлеклек ихтыяҗын каплау өчен 200 грамм кәбестә җитүен дә әйтеп үтәргә кирәк.

Тагын шунысы бар: күп кенә яшелчә-җимешләрдәге С витамины саклаганда, пешергәндә таркала. Кәбестәдә исә ул, әйтик, пешергәндә, кимемәү генә түгел, хәтта арта да!


Фикер өстәү