“Газетага языл һәм бүләк от” бәйгесе дәвам итә

Исегезгә төшереп үтик, уеныбызның шарты бик гади. 2020 елның беренче яртыеллыгына “Ватаным Татарстан” газетасына язылырга һәм квитанциянең күчермәсен безгә җибәрергә кирәк. Җиңүче һәр атнаның пәнҗешәмбесендә, 15.00 сәгатьтә очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнә.  Искәртеп үтик: бәйгедә бер квитанция бер генә тапкыр катнаша ала, ягъни аны берничә тапкыр җибәрергә ярамый.

Игътибар!Сезнең өчен тагын бер куанычлы хәбәребез бар. Газетабызның укучыларына ел бүләге әзерлибез.  30 декабрь көнне бәйгегә килгән барлык квитанцияләр арасында супер-приз: кер юуу машинасы уйнатачакбыз. Шәп бүләк битәйеме?!Ә киләсе атна бүләге – миксер!Ул бәлки нәкъ менә сиңа булыр! Бәйгедә катнашырга ашык!

 

Ватаным Татарстан” газетасының тулы варианты атнага дүрт тапкыр чыга. Индекслар:

П2409 (атнага дүрт тапкыр: сишәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә чыга) – язылу бәясе – 919 сум 74 тиен.

П2435 (атнага бер тапкыр: җомга көнне чыга) – язылу бәясе – 389 сум 34 тиен. Квитанцияләрне җибәрү өчен:

89179270040 – “ватсап”; info@vatantat.ru – электрон адрес;

Казан, Академия урамы, 2 нче йорт – почта аша.

Акция 2019 елның 10 октябреннән 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Бу атнаның бүләге – электр чәйнеге идеһәм ул Тәтеш районыннан  Әхмәдиева Рауза апага чыкты. Рауза апа бик күп еллардан бирле “Ватаным Татарстан” газетасын яратып укый икән. Бүләкне редакциягә килеп аның улы алып китте.  Газетабызның тугры укучысын котлыйбыз!


Фикер өстәү