Туймазы театры Казан тамашачысын «көлдерергә» килә

Туймазы татар театры Казанга комедия жанрындагы өч спектакль алып киләчәк. Бүген “Татар-информ”да Туймазы татар дәүләт драма театрының Казанда узачак гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе үтте.

  • Туймазы театрының гастрольләре Кариев театры белән алмаш итеп уздырыла. Кариев театры апрель аенда биредә гастрольләрдә булган иде. Хәзер театр үз сәхнәсен Башкортстандагы коллегаларына тапшыра.
  • Туймазы театры гастрольләрен бүген Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй” комедиясе белән башлап җибәрә. Театр Казанга шулай ук Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен һәм Әнгам Атнабаевның “Игезәкләр” комедиясен алып килгән.

“Безнең репертуарда төрле спектакльләр – драма да, комедия дә бар. Казанга соңгы елларда чыккан иң яхшы спектакльләребезне алып киләсе килде. Мостай Кәримнең “Авыл адвокатлары” әсәрен дә алып киләсе килгән иде. Әмма ул яңа гына чыгып бетте, без аны планга кертеп өлгерә алмадык”, — диде театр директоры Фирзәт Габидуллин.

“Халык театрга ял итәргә килергә ярата. Кайчакта халыкны көлдертәм дип бик түбән төшүчеләр дә бар. Мин андыйга каршы. Комедия булса да, без классикага тотынабыз”, — диде театр режиссеры Илнур Муллабаев.

“Комедия белән комедиянең аермасы бар. Монда сез авторларга гына карагыз: Хәбибулла Ибраһимов, үзебезнең Туфан абый, Әнгам Атнабев! Нинди авторлар бит!” — диде Гүзәл Сәгыйтова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/05/196461/

Фикер өстәү