Һава торышы: җылысы да, яңгыры да көтелә

Депрессиянең дә көтелгәне була икән. Татарстанга шушы көннәрдә Атлантикадан җылы депрессия киләчәк, ягъни көннәр җылытачак. Ә чын кышны кайча көтәргә? КФУ белгечләре журналистларга шул хакта сөйләде.

Кышка кадәр көз җылысын тоеп калачакбыз әле. Казанда шушы көннәрдә 12 градуска кадәр җылытырга тиеш. Белгечләр әйтүенчә, быелгы көзге һава торышы глобаль җылытуга бәйле.

  • Ноябрь өчен хас булмаган уңай температура актив Төньяк Атлантик климат тәэсире белән аңлатыла. Атлантикадагы су өсте температурасы күтәрелеп, һава массалары барлыкка китерә, шул рәвешле, җылы һава торышы килә, – диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Белгеч сүзләренчә, тотрыклы кар катламы ноябрьнең икенче яртысында гына ятачак. 19–22 ноябрьдә уртача көнлек температура нульдән түбән төшәчәк һәм кыш киләчәк.

Сүз уңаеннан, метеорологлар октябрь аендагы уртача температура 8,7 градус булганын ачыклаганнар. Бу исә соңгы 60 елдагы нормадан ике мәртәбә җылырак икән.

Әмма җылының артыгы юк. Ю.Переведенцев әйтүенчә, июль һәм август айларыннан тыш, 2019 елның башыннан Казанда һава торышы нормадан югары булган.

Кышын зәмһәрир суыклар булыр дип куркырга кирәкми, артыгын фаразлап та булмый. Юрий Переведенцев әйтүенчә, моннан дистә еллар элек булган кебек  суыклар күптән күзәтелми. Быел ноябрь – февраль айларында һава торышының уртача айлык температурасы нормада яки нормадан югары булачак. Бу айларда Татарстанны Атлантик циклон каплаячак. Ягъни һава торышы коры, суык, аяз булачак. Әлегә белгечләр кышкы температураның нинди буласын алдан әйтә алмый. “Бәлки, күрсәткечләр  +5кә кадәр җитәр. Явым-төшемнәр элеккечә калачак. Соңгы 60 елдагы һава торышын күзәтсәк,  кыш бер атнага соңгарак  калып килә башлады. Элегрәк 17–18 ноябрьдә кар катламы ята иде, хәзер бу соңрак күзәтелә”, – ди метеоролог. Ул шулай ук белгечләр фаразына таянырга, сынамышларга карап кына һава торышын билгеләмәскә кирәк дип кисәтте.

 


Фикер өстәү