Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин академик Мирфатыйх Зәкиевка «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» мактау билгесен тапшырды. Бу минутларда ТР Дәүләт Советында «Республика Конституциясе — бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты» темасына түгәрәк өстәл утырышы бара.
«Парламент йөкләмәсен үтәп, 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевка Татарстан Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» мактау билгесен тапшырырга телим», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.
Мирфатыйх Зәкиев — ТР Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторв, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat