Вузларда бюджет урыннарны бүлү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеләчәк

Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга кабул итүнең контроль цифрларын бүлүнең яңа кагыйдәләрен эшләячәк. Яңа модельне 2021/22 уку елында куллану планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр ТАСС ведомствосының матбугат хезмәтендә.

Анда федераль башкарма хакимият органнары, төрле ассоциацияләр, шулай ук Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары катнаша. Үзгәрешләр төбәк вузларга кабул итү саннарын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Министрлыкта яңа модель, гамәлдәгесеннән аермалы буларак, төбәкләрнең уку йортлары ихтыяҗына түгел, ә эшче көчләргә ихтыяҗ тәэмин итүгә юнәлдерелгән, дип аңлаттылар.

Элегрәк президент Владимир Путин Мәгариф һәм фән министры Михаил Котюковны магистратурага төркемнәр җыйганда бюджет урыннары аз булу сәбәпле тәнкыйтьләгән иде.


Фикер өстәү