Татарстанда кредитка машина алучылар күбәйгән

Быел өченче квартал йомгаклары буенча, бу җәһәттән Россия төбәкләре арасында дүртенче урынга чыкканбыз. Тәгаенләп әйтсәк, шушы чорда республикада барлыгы 13,5 мең автокредит бирелгән (“Автостат” агентлыгының тикшеренү нәтиҗәләре шундый). Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 19 процентка күбрәк. Беренче урыннарда, гадәттәгечә – Мәскәү (19,3 мең кредит), Мәскәү өлкәсе (15,8 мең), Санкт-Петербург (15,4 мең).

Кредитка машина, фатир алу алу, гомумән, кредит алу дөрес әйберме, дип бәхәсләшергә яратабыз кайвакыт.  Тик,  дөресме-юкмы, барыбер алабыз.  Кайберәүләребезнең студент балаларына хәтле миллион сумлык һәм аннан да кыйммәтрәк “корыч ат”ларда лекциягә йөри. Башлыча шул банктан әҗәткә алынган машиналарда. Йөрсеннәр, димәк, әти-әниләре шуңа риза: хезмәт хакының яртысын яисә күбрәген кредитка түләп, үзләре беркая бармыйча, берни күрмичә, очын очка ялгап яшәсә яши, әмма баласын яшьтәшләре арасында ким-хур итми.

Банкка бурычка кереп, чыннан да, тормыш өчен бик кирәкле әйбер (машина хәзер – шулар исәбендә) сатып алуның уңай яклары да юк түгел, минемчә. Бигрәк тә яшь гаиләләр өчен. Беренчедән, уртак максат берләштерә. Әйтик, 3 яки 5 ел эчендә түләп бетерү өчен машина яисә фатир (бу очракта түләү срогы озаграк, әлбәттә) сатып алган ике яшь кеше бөтен көчен шуны хәл итүгә юнәлтә икән, моның ни начарлыгы бар? Алар өчен кәеф-сафа кору, йә булмаса “сулга” йөрү кебек әйберләр читтә кала бит. Ни генә дисәк тә, хәзер яшьләр арасында эчеп, сугышып йөрү, ир белән хатын-кыз арасында хыянәт очраклары советлар заманындагыга караганда кимрәк.  Моны кайбер белгечләр дә таный һәм сәбәбен иң элек нәкъ менә шул зур әйберләргә кредит түләү зарурилыгының кешене дисциплинага өйрәтүе белән аңлата. Кредит “аягыңны юрганыңа карап сузасың” дигән мәкальне берникадәр оныттырса да, үзен оныттырмый: көнендә-сәгатендә түләмәсәң, проблемалар чыгасын көт тә тор. Кыскасы, ул тормышта, бигрәк тә акча мәсьәләсендә бик зур җыйнаклык, төгәллек, тәртип  таләп итә.

Тагын шунысы да бар: Татарстанда яшәүчеләр, кредитка машина алу буенча иң зур шәһәр-өлкәләрдән генә калышып, дүртенче урынга чыккан икән, димәк, тормыш-көнкүреш ягы начар түгел. Керемеңне чамаламыйча гына кредит алып булмый бит. Банк та хезмәт хакыңа карый. Бигрәк тә хәзер.

Шушы араларда гына республикабыз Россиянең иң бәхетле төбәкләре рейтингында да бишенче урынга чыккан әле. Кредитка алган машина хисабына гына булса да үзеңне бәхетле хис итү начар түгел инде ул.

Валентина Семенова 


Фикер өстәү