Россиянең иң яхшы такси йөртүчесе Луиза Бәдриева: “Яхшы кәеф өчен пассажирның елмаюы да җитә”

Россиянең иң яхшы такси йөртүчесе Татарстанда яши! Сочида узган илкүләм бәйгедә якташыбыз Луиза Бәдриева җиңде. Дүрт этаптан торган ярышларда ул теорияне дә, практиканы да иң яхшы белүче дип танылды һәм Татарстанны шигырь сөйләп, биеп, чәкчәк белән сыйлап тәкъдим итте.

Машинага тартылуыгыз каян килә?

– Балачактандыр, мөгаен. Кемгәдер курчак уйнау ошаса, кемдер машина йөртә. Үземне машиналар белән уйнап үстем дип тә әйтә алмыйм. Чөнки мин – совет тәрбиясен алган кеше. Сеңлем уенчыклардан машиналарны ярата иде. Хәзер инструктор булып эшли. Кызым да – машина йөртүче. Бабай да, әби дә –  машина тирәсендә кайнашкан кешеләр.

Хатын-кыз йөртүчегә ышаныч зурмы?

– Элек бу җәһәттән авыррак иде. Такси чакыртып, хатын-кыз килсә, аннан баш тартучылар бар, дип тә сөйләгәннәре булды. Хәзер алай түгел инде. Минем исә андый очракка тарыганым булмады. Яхшы таксист пассажирының холкын салонга утыртканчы ук тоемларга тиеш. Шулай иткәндә үзара ышаныч туа.

Руль артына утырган хатын – бәла, аларның йөздән бере генә машинаны әйбәт йөртә, дигән фикер дә бар бит әле. Сез моның белән килешәсезме?

– Мин белгән кешеләр арасында начар йөртүчеләр юк. Бәлки без шул бер процентны тәшкил итәбездер, кем белгән. Шуңа күрә бу фикерне кире кага да, аны куәтли дә алмыйм. Юлда төрле хәлләр була. Хикмәт бит җенестә түгел. Әгәр хатын-кыз каршыңа чыкса, аны тавык мие эчкән нәрсә, йөртә белми, дип сүгәләр. Ир-ат шул ук хатаны кабатласа, ул тәртипсез булып чыга. Беркем дә аны юлда йөрү кагыйдәләрен белмәүдә гаепләми. Аерма бары тик шунда гына. Шунысы да бар: хатын-кызны йөртә белмәүдә гаепләүчеләрнең күпчелеге –  өлкән яшьтәгеләр. 30 яшькә кадәргеләрне нәкъ менә әниләре машинага утыртып йөрткән. Аларның хатын-кыз йөртүчегә карашы башкача. Мин үзем дә төрле профессия вәкилләрен җенескә бүлеп карамау ягында. Хатын-кыз табиб ир-ат табибка караганда яхшырак, дип әйтү – гаделсезлек, минемчә. Сезнең һөнәрдә дә шулайдыр ул. Журналистика даирәсендә ир-ат мәкаләне яхшырак яза, дигән фикер яши дип уйламыйм. Кулыңнан килми икән, машинага утырма, яратмыйсың икән, башка һөнәр сайла, дип кенә әйтә алам.

Таксист – куркыныч һөнәрләрнең берсе дә бит әле.

– Куркыныч бар, килешәм. Ләкин шундый һөнәр сайлагансың икән инде, син аны ничек бар – шулай кабул иткәнсең. Мин үзем – гомер буе рульдә. Транспорт техникумында укыдым, автотранспорт предприятиесендә эшләдем. Туксанынчы елларда “Газель” белән тауар ташып та карадым. Бездән сәүдәгәр чыкмый, дидем дә таксига эшкә кердем. Унике ел казанлыларны таксида йөртәм. Шуңа күрә курыкмыйм, дип әйтсәм дә, ялган булыр иде. Куркам дип әйтү дә чынбарлыкка туры килми. Физик яктан үземне формада тотам. Физик күнегүләр тәнне генә түгел, рухны да чыныктыра. Син хәвефне төрле яктан җәһәт бәяләргә өйрәнәсең.

Нәрсә чыгырдан чыгара?

– Исерекләр. Бигрәк тә хатын-кыз салмыш булса, бәла. Әйткәнем дә бар: әгәр миннән исерек ирне аласыңмы, хатын-кызнымы дип сорасалар, ирләрне сайлар идем. Эчкән хатын-кыздан да җүләррәк җан иясе дөньяда башка юк. Ирләр белән ничек тә аңлашып була, хатын-кыз салып алса, бәйдән ычкына.

Бәйгедә милли кием, милли ризык тәкъдим итү – үзегезнең фикерме?

– Татарстан булгач, аның милли итеп тәкъдим итү табигый. Шуңа күрә татар милли киемен, биюен, ризыгын тәкъдим иттем. Мин үзем катнаш гаиләдән: әтием – татар, әнием – рус. Гаиләдә татар мохите иде. Аралашу даирәсе булмагач, хәзер инде сөйләм онытылган, әмма татарча аңлыйм.

Татар хатыны буларак, пешеренә беләсезме?

– Аш-су турында сорыйсыз бит, әйеме? Нәрсәнедер эшләргә алынасың икән, аны чын осталарча башкарырга кирәк. Булдыра алмыйсың икән, алынма. Тормыш девизым шундый булганга, аш бүлмәсеннән ераграк йөрергә тырышам. Шөкер, каенанам аш-суга бик оста.

Сез – бәйгеләрдә азау ярган кеше бугай.

– Татарстанның “Автоледи” бәйгесендә өч ел рәттән җиңгәннән соң, башка катнаштырмый башладылар. Миннән соң анда өлкән кызым катнашты һәм 2017 елда беренчелекне алды. Бәйгеләрдә катнашам. Ул бит – үзеңнең формада булуыңны тагын бер раслау, шул ук вакытта бүләге дә була.

Һәр иртә хәерле башлансын өчен нәрсә кирәк?

– Яхшы кәеф өчен пассижирның елмаюы, исәнләшүе дә җитә.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

ФОТО: russia-driver.taxi

Фикер өстәү