“Тын алырга да вакыт булмады”

Өч көн үткәч, “Исәнме, кодагый!” – дигәндәй, WorldSkills хәрәкәтенең яңа ярышларына сәлам бирер көннәр килеп җитте. Татарстанда 13 ноябрьдән “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланып китәчәк. Августта дөньякүләм WorldSkills Kazan-2019 чемпионатын оештыручылар: “Тын алырга да вакыт булмады”, – дип шаярта.

Быелгы төбәк ярышлары “WorldSkills” (16–22 яшьлекләр өчен) юнәлешенең 96 һәм “WorldSkills Juniours” (16 яшьтән кечерәк егет-кызлар өчен) юнәлешенең 66 компетенциясе буенча узачак. Татарстанның фән һәм мәгариф министры вазифаларын башкаручы Андрей Поминов әйтүенчә, быел компетенцияләр саны бермә-бер арткан, яңалары да өстәлгән. Чагыштыру өчен, үткән чемпионатларда катнашучылар – 136, аннан да алдарак 113 компетенциядә ярышты. 13 ноябрь – 7 декабрь аралыгында чемпионат быел өч төп этапта узачак. Барлыгы төбәк ярышларында 1170 конкурсант, 1 мең белгеч катнашыр дип көтелә.

– Төбәк чемпионатында Татарстанның 28 районы, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән катнашучылар бар. Ярышларга 119 мәктәп, лицей, гимназия, 72 көллият-техникум, 15 мәктәпкәчә белем бирү үзәкләре җәлеп ителде, – дип сөйләде Андрей Поминов. – Чемпионат кысасында тәүге тапкыр 10 яңа компетенциядә көч сынашачаклар. Яңа 9 компетенциядә юниорлар ярышачак. “Яшь профессионаллар” ярышлары 43 мәйданда оештырылачак. Төп үткәрү урыннары итеп “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге, Казан төзелеш көллияте һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы сайланды. Төбәк ярышларында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән егет-кызлар Татарстан җыелма командасына тупланачак. Алар исә Новокузнецк шәһәрендә 2020 елда узачак илкүләм чемпионатта осталыгын күрсәтәчәк.

Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләвенчә, Татарстанда үтәчәк ярышларга соңгы елларда дөньякүләм чемпионатта катнашкан волонтерлар җәлеп ителәчәк. “Якынча 400 кеше  булачак. Волонтерларны ярышлар узачак уку йортларында белем алган студентлар арасыннан да туплыйбыз”, – диде Эмиль Гобәйдуллин.

Катнашучыларны, гадәттәгечә, Универсиада авылында урнаштырачаклар. Хәзер анда яшәгән студентларга борчылырга кирәкми. Эмиль Гобәйдуллин берәүне дә урыннарыннан күчермәячәкләрен бедерде.

Чемпионат мәктәп балаларына һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип өметләнәләр. Быел “Яшь профессионаллар” чемпионатын республиканың 20 меңнән артык укучысы күрер дип көтелә. Ярыш мәйданчыклары белән танышу барышында алар үзләрен шул һөнәрләрдә сынап та караячак.

Элеккеге катнашучылар үзләрен хәзер остаз ролендә күрсәтә. WorldSkills Kazan-2019 чемпионатында “Мобиль робототехника” юнәлешендә бронза медаль яулаган Оскар Арсланов хәзер яңа осталар әзерләүдә катнашачак. Ул хәзер – шушы компетенция буенча төбәк чемпионаты белгече, җыелма команданың тренеры.

Чулпан Гарифуллина

ФОТО: https://worldskills2019.com

Фикер өстәү