Ата-аналар өчен бердәм мәгълүмати-агарту порталы булдырылды

Россиядә «Балалар үстерәбез. Заманча ата-аналар өчен Навигатор» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Ул балалы гаиләләр өчен кирәкле хезмәтләр турында мәгълүматны берләштерде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Ил төбәкләрендә махсус үзәкләр эшли, алар балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләре буенча психологик  һәм консультатив ярдәм күрсәтә. «Хәзер аларның адресларын растимедетей.рф сайтының «күбрәк белергә» бүлегендә белергә була», – диелә министрлык хәбәрендә.

Сайтта шулай ук ата-аналарны кызыксындырган төрле темаларга 200дән артык эксперт материалы басылган. Моннан тыш, биредә файдалы ресурсларга сылтамалар табарга була. Мәсәлән, балалар бакчасы һәм мәктәпкә язылу, һәр төбәктә өстәмә яки һөнәри белем алу турында мәгълүмат.

Растимдетей.рф порталы «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында булдырылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/08/196596/

Фикер өстәү