Миләүшә Шәйхетдинова: “Әти-әнинең мине иркәләргә вакыты булмады” 

Зур рольме ул, кечкенәме – аңа бөтен барлыгыңны багышла. Ярты аякка гына уйнап йөрү тамаша залының кайсы рәтеннән карасаң да, беленәчәк. Тинчурин театрының олпат артисты Наил Шәйхетдинов кызына әнә шундый киңәш биргән булган. Без Камал театры артисты Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА белән артист баласының күргәннәре турында сөйләштек.

– Миләүшә, язмышыңның театр белән бәйләнәчәге кечкенә чагында ук сизелә идеме?

– Театрдан кала, башка тормышны күргәнем дә юк. Әти белән әни икесе дә –театр кешеләре. Айлар буе дәвам иткән гастрольләре вакытында мине дә алалар иде. Реквизит тартмаларында йоклаулар, сәхнә артында яшәү, озын-озак юлларны мин, нишләптер, авыр итеп кабул итмәгәнмен. Ике яшемдә беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Анда асрамага алынган баланы уйнарга тиеш идем. Сәхнә артында үземнең чыгышымны көткәнемне һәм өлкәннәр сөйләшә башласа, тавышланмагыз, дип кисәтү ясаганымны хәтерлим. Мәктәпкә укырга кергәч, мине күршеләрдә калдыралар иде. Әти-әнинең мине иркәләргә вакыты булмады дисәң дә, ялган булмас.

 

– Димәк, иркенлектә үскәнсең.

– Юлда, сәхнәдә, сәхнә артында үстем. Әти зирәк, җор телле, гади кеше иде. Гади булганга, аны бөтен кеше таный, исәнләшә, сөйләшә. Ул шул сөйләшүләрдән тәм таба белде. Без аның белән музейларга йөрдек. Спортка мөкиббән кеше иде. Футбол, хоккей матчларын калдырмадык. Хәзер дә йөрим. Мине профессиональ җанатар дисәң дә була. Әтинең спортка мөкиббәнлеге миңа күчте, ә менә кызым Сөмбелгә күчмәгән. Ул иптәшкә ияреп бара ала, ләкин тәмен тапмый. Аңа фигуралы шуу ошый. Бозда куелган спектакльләрдә катнашканы да булды. Иркенлек дигәннән. Чынлап та, шактый иркен үскәнмен шул. Үзем генә чыгып китеп, Кремль буйларын урап кайта, музейларда йөри идем. Үзем теләгән түгәрәкләргә йөрдем, теләгән вакытта алардан киттем. Нишләп алай итәсең, дип әйтүче булмады.

– Артистлар арасында, без күргән михнәтне күрмәсеннәр дип, балаларын театр юнәлешен сайлаудан тыючылар да бар…

– Әти нинди генә мәсьәлә килеп чыкмасын, сайлауга мөмкинлек калдыра иде. Мин КФУның телләр юнәлешен сайлаган идем. Ул елны Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев мәдәният институтында беренче тапкыр театраль курс җыйды. “Татарстан яшьләре” газетасында шул хакта игълан басылып чыккан булган. Әти, кара әле, Казанда да курс җыялар, дигән булып, кулыма шул газетаны тоттырды. Үземне сынар өчен генә барып карарга булдым. Теләүчеләр бик күп иде. Беренче турны үткәч, әти, син кызым бик борчылма, анда бик күпләрне төшереп калдыралар, диде дә, биштәрен аркасына асып, үзе дачага китеп барды. Мин ялгызым кайтып киттем. Әллә ни борчылмадым кебек. Зур бер төркемнән безнең алтыбызны кабул иттеләр.

– Наил абый рольләреңә бәя бирә идеме?

– Әти, гомумән, кискен фикер әйтә торган кеше түгел. Кайгылы хәбәр җиткерәсе булса да, кешене әзерләп бетергәч кенә әйтә иде. Икенче курста укыганда “Асыльяр” спектаклендә катнаштым. Соңыннан сөйләделәр: әти борчылудан кулын кушырып, тешләп-тешләп караган. Кызым дип, борчылып карагандыр инде.

– Бер әңгәмәдә “Арбалы хатын”нарда (Зәки Зәйнуллин) Миләүшәнең Наҗиясе елатты дигән иде.

– Ул рольдән соң хәзер инде мин сиңа кызым дип түгел, артист итеп карыйм, дигәне истә…

– Театр ул – бер гаилә, дигәнне бик күпләрдән ишеткән бар. Балаларны кечкенәдән бер-берсе белән аралаштырабыз, артист тормышын артист кына аңлый, гаилә корсалар, икесе бер һөнәр кешесе булсын, дигәнне дә ишеткән бар.

– Марсель абый, без – бер гаилә, дип әйтә иде. Аның балалар өчен махсус тамашалар эшләве, артист балаларын сәхнәгә чыгаруы да шуннан. Театр мохитендә сабый кечкенәдән күңеленә матурлык орлыклары салып куя, түземлеккә, сабырлыкка өйрәнә. Мин “Бала Сити” полилингваль үзәгендә балаларга актерлык дәресләре бирәм. Театр балаларын спектакльләргә җыеп алып чыгам. Аларның үсә-үсә ничек үзгәрүләрен күзәтү үзе бер кызык. Театр тормышын шушында кайнаган кеше генә аңлый аны. Минем, мәсәлән, башка даирәләрдә дусларым да юк… Курсташларым белән аралашу рәхәт, дусларым да театр дөньясыннан.

– Кызыгыз Сөмбел дә театрны сайладымы?

– Ул минем чынга ашмый калган хыялымны тормышка ашыра, телләр юнәлешендә югары белем ала. Инглиз һәм немец телләрен белә. Телне отып алу каннан киләдер ул. Мин, мәсәлән, төрекләр, фин татарлары белән һәм башка төрки милләт вәкилләре белән аралашуда һич кенә дә кыенлык тоймыйм. Кара әле, син безнеңчә сөйләшәсең, дип тел шартлаталар. Сере бик гади аның: аларның сөйләм мәкамен отып аласың да, татарча сөйләшәсең.

– Әтиеңнең тормыш сабагы.

– Үз көчеңә ышан. Беркайчан да төрле төркемнәргә катнашма. Синең эшең – иҗат, кемнәргәдер акыл өйрәтү түгел, дия иде. Үзе дә беркемгә дә акыл өйрәтмәде, дөресләмәде. Берәр йомышы төшсә, болай эшли алмассыңмы, дип эндәшә иде. Боерык рәвешендә аралаша белмәде. Шул сорауны да кешегә өч тапкыр бирергә кирәк дип тә әйтә иде. Рольләреңне кимсетмә, кечкенә генә рольгә дә бөтен булмышыңны сал. Ярты аякка гына уйнасаң, ул залның теләсә кайсы рәтеннән кычкырып тора, дигәне булды. Үзе шундый иде. Сәхнәдә дә, тормышта да ихлас булды.

 

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Миләүшә Шәйхетдинова: “Әти-әнинең мине иркәләргә вакыты булмады” ” язмасына фикерләр

Фикер өстәү