Тинчурин театрының үткәне катлаулы булган, ә киләчәге?

86 еллык тарихы булган К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының язмышы җиңелләрдән булмаган. Театр үткән сикәлтәле юлны 6нчы ноябрьдә “Юллар сине сынады, Сынады сине еллар…” мәдәни-тарихи экскурсы ярдәмендә тамашачы да үтте. Үткәне катлаулы булган, ә киләчәге?..

6нчы ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 86 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм программасы шактый кызыклы иде: бусагадан атлап керүгә, Тинчуринлылар җыр белән каршы алды, килгән кунаклар белән бергә легендар җырларны башкарды, театрның күргәзмә залында “Юллар сине сынады, Сынады сине еллар…” мәдәни-тарихи экскурсы тәкъдим ителде. Бу көнне язучы Рабит Батулла театрның ядкәрханәсенә К.Тинчуринның архивыннан Җ.Фәйзи, Ф.Нәсретдинов кебек күренекле шәхесләрнең имзалары куелган җыентык бүләк итте, шулай ук театр оешкан көннән бирле күп еллар хезмәт куйган актриса Сафия Хөснетдинованың кызы әнисе турында истәлекләр белән уртаклашты. Соңыннан исә тамашачы игътибарына театрның йөзек кашы булган К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакле күрсәтелде.

Бу кичтә театрның үткәнен күп сөйләделәр. К.Тинчурин инициативасы белән оешкан колхоз-совхоз театрыннан, Республика күчмә театры, ә соңыннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры булганчы, аңа шактый катлаулы һәм озын юл үтәргә туры килгән. Ничәмә-ничә баш режиссёр, директорлар… Бүген дә театрның үзгәрешләр кичергән чагы. Тинчуринлылар яңа сезонны яңа режиссёрлар белән каршы алды. Шушы үзгәрешләр турында яшь актриса Лилия Камалиева белән әңгәмә кордык:

-Мин театрга килгәндә баш режиссёрыбыз Рәшид Заһидуллин иде. Ул һәр спектакльгә алынганда, аның тамашачыга кызыклы булырга тиешлеген, замана тәлапләренә туры килүен һәм теманың актуальлеген исәптә тотып

эш итте. Бүгенгесе көндә без күчеш этабында дияр идем. Күп кенә яңа режиссёрлар белән эшләргә туры килә, ай саен диярлек яңа премьералар тәкъдим ителә. Бу үзгәрешләр яхшыгамы, әллә инде ямангамы- төгәл әйтә алмыйм. Монысын инде вакыт күрсәтер…

Әйе, премьералар дөрестән дә ай саен диярлек тәкъдим ителә. Тамашачы йөри, премьераларны бигрәк тә яраталар. Ләкин бу ешлык сыйфат ягын какшытуга китермәсме соң? Тамашачының яраткан театрына карата фикере үзгәрмәсме? Театрның киләчәге турында уйлаганда әнә шундый шикле сораулар туа. Ә бүгенге көндә татар театрының хәленә актерлар үзләре нинди бәя бирә соң?

-1981нче елда театрга килеп кергәндә, ул әле Республикасының күчмә театры статусында иде. Әлбәттә, шушы еллар эчендә безнең театр, гомумән, татар театры сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Тамашачыны гына алыйк. Зарлануым түгел, спектакльләргә йөриләр, ләкин күп очракта тамашачы нык кына сайлана. Барлык спектакльләргә йөрүче чын театраль тамашачылар хәзер бик аз күләмдә. Шуңа да тамашачының һәрберсе безнең өчен бик кадерле, — дип уртаклашты Россияның атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.

40нчы дистә елын театрга багышлаган артист нинди генә тамашачы күрмәгәндер. Шулай да аның һәркайсына шундый зур хөрмәт белән каравы яхшы күренә. Ә тамашачы ничек итеп җавап бирә? Аш атканга таш аталар түгелме? Шушы ук кичне булганнарны сөйләсәң генә дә…

Кагыйдә буларак, спектакль башланыр алдыннан кәрәзле телефоннарны сүндерергә яки тавышсыз режимга куярга сорыйлар. Бу үтенечне кемдер ишетә, кемдер ишетмәмешкә салыша ахрысы. Кыскасы, тамашачыга “Сүнгән йолдызлар”ны тынычлап карарга да, актёрларга тынычлап уйнарга да ирек бирмәүчеләр байтак иде. Менә шуннан күренә дә инде тамашачының актёрларга, театрга карата булган хөрмәте, мөнәсәбәте. Ә бит актёрлар җаннарын биреп, күңелләргә үтеп керердәй итеп уйныйлар!

Әйе, Тинчуринлылар һәм гомумән татар театры нәрсә генә күрмәгән, ниндт генә сынауалар аша үтмәгән. Әле алда ниләр көтәдер, билгесез…

Лилия Гыймазова 


Фикер өстәү