Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртә

Янгыннар саны кимесә дә, үлүчеләре арта гына. 1 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда быел 5021 янгын чыккан, 115 кеше үлгән һәм 201 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Иң аянычлысы – янгын аркасында 11 баланың гомере өзелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин әйтүенчә, янгын чыгу сәбәпләре гел бер төрле: кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе (тәмәке тарту, балаларның ут белән шаяруы), электр җиһазларын, мичләр кулланган вакытта иминлек кагыйдәләрен үтәмәү һәм ут төртү.

Иң күп янгыннар торак секторда чыга. Быел әнә шундый 1983 очрак теркәлгән. Янгыннар күп вакытта мунча, гараж, сарайларда чыга икән. Күп фатирлы йортларга килгәндә,  быел 513 фатир янган.

Янгын чыгу очракларын киметү өчен, йортларга янгын турында кисәтү автоном җайланмасын урнаштырырга киңәш итәләр. Максим Трущин аңлатканча, бу җайланма аз гына төтен чыгуга эшләп китә һәм тавыш чыгара. Бәясе – 300 сум тирәсе. Аны түшәмгә беркетәләр. Түшәмгә кую мөмкин булмаса, җайланманы диварның иң югары җиренә беркетергә мөмкин.

2016 елдан башлап Татарстанда әлеге җиһазны сугыш ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга бушлай куя башладылар. Моның өчен 20 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 2016 елдан башлап барлыгы 68 меңнән артык янгын кисәтү җиһазын 18615 йортка урнаштырганнар.

Бу хәл минем белән булмаячак, дип уйлау – ялгышу һәм ул аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә барлык кешеләргә дә әлеге янгын кисәтү җайланмасын урнаштырырга кирәклеген искәртте Максим Трущин. Сүз уңаеннан, шушы җайланма ярдәмендә быел 67 кеше исән калган. Шуның 34е – балалар. Быел 10 меңнән артык янгын кисәтү җайланмасын картлар йортларында да урнаштырганнар.

Әмма җиһазны урнаштырганда да уяу булырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре исеменнән кешеләрне алдаучылар да юк түгел. “Андыйлар янгын кисәтү җайланмасын 1500 сумга урнаштыра. Әйткәнемчә, әлеге җиһазның бәясе – 300 сум тирәсе”, – диде Максим Трущин.

Сак булыгыз!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртә. Электр, газ җиһазларыннан файдаланганда, саклык чараларын үтәргә кирәген онытмагыз. Аеруча кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк. Өйдәге янгыннар күп очракта балаларның ут белән уйнавы аркасында, үзләре генә калган вакытта чыга. Балаларга электр һәм газ җиһазларын, шулай ук янып торган мичләрне карарга кушып калдырмагыз. Шырпы, керосин, бензин кебек нәрсәләрне балаларның кулы җитмәс урыннарда сакларга кирәк. Балаларны авыру, үзләренә дә караучы кирәк булган өлкәннәр белән генә калдырмаска киңәш ителә.

Исегездә тотыгыз: янгын вакытында иң куркынычы – югалып һәм каушап калу. Төтен ялкыннан күпкә куркынычрак, кайчак кешеләр шул төтенгә тончыгып үлә. Янгын чыга калса, кичекмәстән 112 (теләсә кайсы телефоннан), 101 (мобиль телефоннан), 01 (өй телефоныннан) шалтыратыгыз.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү