Россиядә калдыклар белән эш итү буенча тарифларны исәпләү кагыйдәләре үзгәрәчәк

Россиядә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча тарифларны исәпләү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән РФ Хөкүмәте карарында шул хакта сүз бара.

Аерым алганда, моннан соң чүп чыгаруга тарифларны билгеләгән вакытта табышка салымны һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүне исәпкә алмаячаклар.

Моннан тыш, төп чаралар һәм матди булмаган активларны амортизацияләүгә чыгымнарны билгеләгәндә аларны файдалы максатларда куллануның максималь вакыты файдаланылачак.

Документ Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан әзерләнгән. Ведомство башлыгы урынбасары Виталий Королев искәрткәнчә, Монополиягә каршы федераль хезмәттә «тиздән әлеге чараларның кулланучыларга булган тариф йөкләмәсен киметергә мөмкинлек бирәчәгенә» ышаналар.

Шул ук вакытта, Россия экология операторы тарифларны яңача исәпләү белән килешмәгән. «Бу карар каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге компанияләрнең рентабельлелеген 5 проценттан 4 процентка кадәр киметәчәк», — дип искәртә операторның матбугат хезмәте.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе төбәк операторларына карата кузгатылган ике эшне тикшерә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/09/196663/


Фикер өстәү