Чистай районында 2013 елдан бирле беренче тапкыр котыру авыруы килеп чыккан

Чистай районының Нарат-Елга авылында йорт хайваны котыру авыруы очрагы теркәлде. Районда бу 2013 елдан бирле беренче очрак. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Зиннур Шәрипов эт белән төлке сугышуын, төлкенең йорт хайванын тешләвен сөйләде. Төлке котыру авырулы булып чыккан, эткә вакцина ясалмаган булган.

«Мондый очракларда кичекмәстән ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә хуҗалар моны шунда ук эшләми һәм этне, кызганыч, коткарып калып булмады», — дип сөйләде Зиннур Зәки улы.

Йорт хайваннарын котыру авыруын йоктырудан саклау өчен ел саен профилактик вакцинация үткәрергә кирәк. Моны шәһәрнең Тукай урамы, 84 адресы буенча урнашкан ветеринария клиникасында бушлай эшләргә була. Шулай ук (84342) 5-17-10 телефоны буенча шалтыратырга һәм гариза калдырырга мөмкин, белгечләр үзләре урынга чыга ала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/10/196691/


Фикер өстәү