«Сыйныф эше» республика бәйгесенә журналист язмалары кабул ителә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре “Классная работа!» — «Сыйныф эше!» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту барышы турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Бәйгедә катнашырга массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.

Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге юнәлешләрнең үсешен кызыклы итеп һәм объектив рәвештә яктырту һәм шулай ук бәйге материалларына куелган таләпләргә туры килү – бәйгедә катнашуның төп шарты.

Бәйгенең жюри составына мәгариф идарәләре вәкилләре, медиакоммуникацияләр өлкәсе һәм җәмәгатьчелек белән эшләү белгечләре һ.б. җәлеп ителә.

Бәйгегә тәкъдим ителүче материаллар 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 29 ноябренә кадәр матбугатта бастырылган яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/11/196714/

Фикер өстәү