Уфа шәһәренең бер балалар бакчасының бассейнында тәрбияче батып үлгән. Бу хакта 11 ноябрьдә РФ Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Бу хәл 8 ноябрь кичендә булган. Билгеле булмаган шартларда, 1968 елгы хатын-кыз суга килеп төшә. Фаҗига булган урынга килгән табиблар аны хастаханәгә илтә, әмма аны коткарып кала алмыйлар.
Хатын-кызның үлү факты буенча тикшерү башланган. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, мәрхүмнең тәнендә криминаль характердагы эзләр табылмаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat