Рөстәм Миңнеханов: “Барысы да яратса, дөрес түгел. Көндәшлек булырга тиеш!”

Хыялыңа хыянәт итмәсәң, уңышка ирешерсең. “Мәскәү – Татарстан күпере” форумы катнашучылары яшьләргә менә шундый киңәш бирде. Бишенче тапкыр уза торган яшьләр форумы кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, Россия Герое – очучы Дамир Йосыпов, “Беренче канал” алып баручысы Максим Шәрәфетдинов бар иде. Форумны оештыручылар – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм вәкиллек каршындагы Яшьләр советы.

Юбилей очрашуы

Яшьләр форумын Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачты.

  • Форумыбызның кечкенә генә юбилее. Шушы еллар эчендә кунаклар каршында илдә генә түгел, читтә дә танылу алган күпме кеше чыгыш ясады. Алар – үзләре сайлаган өлкәдә зур уңышка ирешкән кешеләр. Бу залда да рухи һәм тарихи ватаннарына битараф булмаган кешеләр утыра. Яшьләрнең үз тамырлары белән горурлануы сөендерә. Без – 8 миллион, 64 дәүләттә таралган, – диде ул.

Равил Әхмәтшин әйтүенчә, уңышлы кеше, зур үрләр яулаганчы, үз юлында күп кенә киртәләргә юлыга. “Уңышка җиңел юл юк. Максатка ирешү өчен, авырлыкларны җиңеп, алардан курыкмыйча, алга барырга кирәк. Безнең спикерлар да шулай эшли”, – дип, кунакларга сүз бирде ул.

Һөнәреңдә иҗат күрсәң…

Россия Герое – очучы Дамир Йосыповны форум катнашучылары аягүрә алкышлап каршы алды. Исегездә булса, ул, бу елның җәендә һәлакәткә юлыккан самолетны Мәскәү янындагы кукуруз кырына утыртып, 230дан артык кешенең гомерен саклап калды.

Очучы чыгышын “бисмилла”дан башлады. Белеме буенча – юрист, әмма хыялында күкләрне иңләүче Дамир Йосыпов 32 яшендә генә әлеге хыялын тормышка ашыра. 23 яшендә чак кына теләгенә хыянәт итеп, хыялына кул селтәми кала әле ул. Күккә булган мәхәббәт һәм очучыларга кызыгу аны үз эшенең остасы итә. Үзе әйтүенчә, бөтен балачагы аэропортка бәйле булган. “Әтием – пилот, МИ-8 вертолеты командиры. Әнием – фельдшер. Балачакта әти белән вертолетта оча, тайга, тундра матурлыкларын карап хозурлана идем”, – дип сөйләде ул.

Дамир Йосыпов әйтүенчә, кеше үзенә туры килгән һөнәрне сайларга һәм үз һөнәрендә иҗат күрергә тиеш. Шул очракта гына уңышка ирешергә мөмкин.

  • Коткаручыларның иҗаты – кешеләрне коткару, яңадан тормыш бүләк итү. Хәрбиләрнеке – җиңү стратегиясен булдыру. Икътисадчылар, галимнәр, физиклар саннар һәм формулалар белән эш итә. Башкалар сүзләр белән уйный. Ә очучылар – күк хезмәткәрләре ул, – диде Дамир Йосыпов. – Самолет очып китә һәм җилгә каршы утыра, сезгә дә авырлыклардан курыкмавыгызны, максатка ирешүегезне һәм алга баруыгызны телим.

“Казанда яшәрмен дип уйламадым”

Татарстан Президенты форум ахырында чыгыш ясады. Ул катнашучылар каршында утырган кунакларның тарихлары һәркем өчен дә кызык булуын искәртте.

  • Уңыш тик торганнан гына килми ул. Бер-ике мәртәбә уңыш елмаерга мөмкин, ә аннан соң, алга таба барыр өчен, шактый эшләргә кирәк. Менә, мәсәлән, Тарпищев биолог булырга җыенса да, теннисчы булып киткән, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин урманда үстем, Казанда яшәрмен дип уйламадым да, хыялланмадым да. Институт бетергәч, районга кайттым. Үзең өчен кызык булган юнәлешләр эзләргә, алга барырга кирәк. Гел син теләгәнчә килеп чыкмаска да мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тормышта сине барысы да яратса, бу дөрес түгел. “Көндәшлек булсын, әмма “контроль пакет” барыбер безнең кулда булырга тиеш. Барыгызга да “контроль пакет”ларның үз кулларыгызда булуын телим!” – диде ул.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Президент исеменнән Рәхмәт хатын Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да алды.

“Рөстәм Миңнехановны тыңламыйча кайтмыйбыз!”

Бу көнне Мәскәү таксистлары да татарча җыр тыңлый бит! Очрашудан тәэсирләнеп чыккан Алия Сафина шулай дип белдерде. Мәскәү дәүләт университеты магистры быел бишенче тапкыр узган чарада өченче мәртәбә катнаша. “Татарстан җирлегенә бәйле очрашуларга йөрү матур гадәткә әйләнде инде”, – ди ул.

  • Ел саен оештыручылар танылган, зур үрләр яулаган, яшьләргә үрнәк булырлык спикерлар туплый. Быел катнашкан кунаклар да илһамландырды. Шушы өч ел эчендә бик күп спикерларны тыңларга туры килде, ләкин иң истә калган сүзләрне мин Россиянең атказанган табибы Ринат Сәетгәрәевтән ишеттем. Гади авыл малае ул вакытта артык алга китмәгән өлкәдә нинди зур уңышларга ирешкән бит! Шуннан соң бу шәхескә хөрмәтем артты. “Мәскәү – Татарстан күпере” – туган якларыннан еракта яшәгән яшьләр өчен бик матур чара, шуңа да оештыручыларга рәхмәт. Киләчәктә дә татарларны бергә туплаган шундый чаралар күбрәк булсын иде, – дип сөйләде Алия.

Әлфинә исемле әңгәмәдәшебез исә очрашуга үзе генә түгел, кызын да алып килгән. “Бу чара турында күп тапкыр ишеткәнем булды, әмма төрле сәбәпләр аркасында бара алмадым. Быел кызым Әлмира белән килдек. Ул: “Рөстәм Миңнехановны ишетмичә китмибез”, – дип, алдан ук кисәтеп куйды. Дамир Йосыпов, Шамил Тарпищев, Алинә Заһитова чыгышларын кызыксынып тыңладык. Шулардан соң Әлмира йоклап китте, мин әле калганнарын тыңлап бетердем”, – дип, хисләрен уртаклашты ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү