Ничек итеп авыру сыердан сәламәт бозау аласы?

 

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың иң югары бүләген алучылар арасында Лениногорск районындагы Кувак авылы фермасында чирек гасырдан артык мал табибы булып эшләүче Татьяна Осипова да бар иде. Бәйрәм ыгы-зыгысы белән иркенләп сөйләшеп булмады. Очрашуны беразга кичектереп, күзләреннән шатлык нуры бөркеп торган ханымның “Татарстанның атказанган мал табибы” дигән дәрәҗәле исемгә ничек лаек булуын урынга барып күрү турында килештек.

– Татьяна Осипова белән 8 ел бергә эшлибез. Ул гомере буе шушы хуҗалыкта. 1250 баш мөгезле эре терлеге булган Кувак авылы фермасындагы малларның һәркайсын туганнан алып белә, дисәм, арттыру булмас. Аның кебек үз эшен белеп башкарган мал табибы сирәктер. Бозауларны үз балаларыдай якын күрә. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр генә түгел, кирәк була калса, төн уртасында да фермага чаба. Бозау туганда да, үзе кабул итеп ала. Ире Николай да гомере буе шушы фермада терлекче булып эшли. Кызлары Светлана, уллары Сергей белән Иван да әниләренең үтә җаваплы эш башкаруын бала чакларыннан ук аңлап үсә, аңа төрлечә ярдәм итәргә тырышалар. Шундый кайгыртучанлык булмаса, яңа туган малкайларның 98 проценты исән-сау кала алыр идемени? – ди хуҗалыкның баш табибы Илсур Гыйниятуллин.


Эшем буенча байтак районнарда, күп хуҗалыкларда булганым бар. Тездән пычрак ерып, буылып-буылып йөткерүче бозауларны күреп, күңел сыкраган чаклар да булгалый. “Андый бозаулардан ничек итеп мул сөт бирүче сыер үсәр икән?” – дип аптырарлык. Ә менә Кувак авылы терлекчелек комплексында хәлләр бөтенләй башка. Татьяна Осипова әйтүенчә, фермада бозаулар турында кайгырту ана карынында чакта ук башлана. Саклану чаралары, вакытында төрле дәвалау чаралары куллангач, маллар да таза-сау булып үсә. Ашату рационын баету турында да даими кайгырталар. Нәтиҗәсе күз алдында: хуҗалык районда гына түгел, республикада иң алдынгылар рәтендә.
– Бозау туганчы ук аның нинди дә булса авыруга дучар түгелме икәнлеген Казандагы махсус лабораториядә тикшертәбез. Бу чирдән вакытында котылу мөмкинлеге бирә, – ди Татьяна Осипова.
Элегрәк чирле сыерлар аларда да шактый булган. Аеруча лейкоз, ягъни кан рагы теңкәгә тиде, диләр. Биш ел элек агрофирманың өч хуҗалыгындагы 5 мең баштан артык мөгезле эре терлекнең яртысыннан артыгы әлеге чирдән интеккән! Кичекмәстән тиешле чаралар күрелмәсә, авыру тиз арада барлык малларга күчү янаган чакны да яхшы хәтерлиләр. Өстәвенә югарыдан чирле сыерлардан котылырга дигән фәрманнар да явып тора. Моның өчен дәүләт ярдәме дә карала. Әмма биш мең баш сыерны иткә озатып кына проблеманы хәл итеп булмый шул. Беренчедән, бу кадәр нәселле малны тагын каян аласың? Хуҗалыкның мал табиблары үзара киңәшкәннән соң, лейкоздан әкренләп котылу юлларын эзли башлыйлар. Бу эштә тәҗрибәле мал табибы Татьяна Осипова башлап йөри. Алда әйтелгәнчә, һәр бозауны карынында чакта ук тәрбияләп, барлык чирләрдән арындырып, ел саен үзләре тәрбияләгән таналардан яңа төркемнәр булдыралар. Нәтиҗәдә, соңгы биш елда хуҗалыктагы малларның 57 проценты лейкоз белән чирләгән булса, бүген аларның саны биш тапкыр кимегән. Эшләр шулай дәвам итсә, киләсе елда әлеге чирдән тулысынча арынырга исәпләре.
Мондый максатка ирешү өчен шактый вакыт, зур тырышлык, никадәрле йокысыз төннәр кирәк булуын үзләре генә белә. Бу эш бүген дә дәвам итә. Әмма янәшәдә Татарстанның атказанган мал табибы Татьяна Осипова кебек фидакарьләр булганда, терлекчеләребезнең тагын да югарырак уңышларга ирешүенә шик юк.

Сан:

Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, Татарстанда һәр сигезенче сыер лейкоз белән чирли. 2016 елда тикшерелгән 300 мең сыердан – 39 меңе, ягъни 12,4 проценты, 2017 елда – 14, 2018 елда 12 проценты лейкоз белән авыруы ачыкланган. Бу юнәлештә шактый нәтиҗәле эшләр башкарылуына карамастан, әлегә Татарстанның 15 районында лейкоз чире киң таралган хуҗалыклар бар. Кайберләрендә чирле сыерлар саны 60 проценттан артып китә. 72 хуҗалыктан 6127 баш чирле савым сыерны иткә озатырга туры килгән.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү