Яман шеш авыруларыннан интегүчеләр саны арткан

Соңгы унбер ел эчендә, тәгаенләп әйтсәк, 2007 елдан 2018 елга кадәрге чорда республикада яман шеш авыруларыннан интегүчеләр саны 39 процентка арткан. Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков шулай дип белдергән.

Узган елда Татарстанда һәр 100 мең кеше арасыннан 418ендә яман шеш авыруы табылган. Унбер ел эчендә рак белән чирләүчеләр бигрәк тә Кама Тамагы, Югары Ослан, Спас, Азнакай һәм Яңа Чишмә районнарында күп теркәлгән.

Жаворонков әйтүенчә, 2018 елда, беренче тапкыр буларак, 16,3 мең онкология очрагы билгеләнгән (2017 елдагыга караганда 1 процентка күбрәк). Республикада яшәүче һәр 35 кешенең берсе исәптә тора. 2015 елда бу сан 42гә тигез иде, дигән ул. Сәламәтлек саклау министры урынбасары бүген республикада 115 мең сырхауның “рак” диагнозы белән исәптә торуын басым ясап әйткән. Ел башына әлеге күрсәткеч 113 мең булган.


Фикер өстәү