Укып кына эш бетми. Татарстанда заманча китапханәләр барлыкка килде

Узган җомгада Кукмара районының Әсән-Елга авылында республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысасында үзгәртеп корылган модельле китапханә ачылды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, шушы авыл егете – Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнаштылар.

– Республика программаларында бик теләп катнашабыз. Үзенең икенче яшьлеген кичергән әлеге мәдәният йорты да нәкъ менә программа буенча һәм иганәчеләрнең ярдәме белән төзекләндерелде, анда яңа җиһазлар кайтты. Китапханә исә федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына эшләнде. Бу районда иң заманча китапханә хәзер. Әлеге биналар беркайчан буш тормасын, аларга халык теләп йөрсен һәм рухи азык тупласын, үзенә кирәкле мәгълүматны алсын иде, – диде район башлыгы Сергей Димитриев
Чагыштырмача зур булмаган авылда шушындый заманча мәдәният йорты һәм китапханә булдыру әкиятнең чынга ашуы кебек. Зур тамаша залы, иркен сәхнә. Мәдәният йортын әйтерсең лә өр-яңадан төзегәннәр. Бинаның икенче катына урнашкан китапханә – үзе бер могҗиза почмагы. Мондый китапханәләр шәһәр җирендә дә сирәктер. Бар да заманча: җиһазларның урнаштырылуыннан алып техник мөкинлекләргә хәтле иң соңгы таләпләргә туры килерлек.
– “Мәдәният” илкүләм проектында катнашуның үз таләпләре бар. Грантка дәгъва кылу өчен, китапханәнең тәрәзәләре, җылыту системасы, түбәсе яңартылган булырга тиеш. Әсән-Елга мәдәният йорты бинасында республика программасы кысасында ремонт эшләре башланган иде, бу авыл китапханәсенә илкүләм проектта катнашырга мөмкинлек бирде. Өч елга эшләү концепциясен, эш планнарын язып, фото-, видеоматериаллар белән тулыландырып, анкеталар тутырып, февраль аенда гариза биргән идек, ике айдан: “Сез 5 миллион сумлык грантка ия булдыгыз”, – дигән хәбәр алдык, — дип сөйли Кукмара район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резеда Касыймова. — Грантка дәгъва кылганда, әлбәттә, өметләнәсең, көтәсең, шулай да бу хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек булды. Бирелгән 5 млн грант акчасы тулысы белән Әсән-Елга авылы китапханәсенә тотылды. Бик азы гына – 800 мең сум тирәсе – эчтәге ремонт эшләренә сарыф ителде, калган суммага уңайлыклар тудырылды, фонд яңартылды, җиһазлар алынды. Уңайлы урындыклар белән җиһазландырылган балалар зонасы бар. Шулай ук биредә татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карарга, аудиокитаплар тыңларга мөмкин. Фикер алышу, түгәрәк өстәл янында сөйләшү, әңгәмә кору өчен дә шартлар тудырылды, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә махсус уку зонасы булдырылды, начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән дә китаплар бар.
Әсән-Елга авылы халкы борынгыдан бик тырыш, Кукмара ягы халкына хас булганча бар да һөнәрле. Итек басучылары белән дан тотканнар.
– Безнең халык авыр сугыш елларында да икмәк ашаган, – ди җирле үзидарә башлгы Гәбделфәт Нәфыйков.
Авылдан күренекле кешеләр шактый чыккан, алар һәрчак туган авылларына ярдәм итеп тора. Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, атна саен кайтып, мәдәният йорты төзелеше белән дә кызыксынып торган.
– Һәркемгә үз туган авылы иң матуры. Минем өчен дә Әсән-Елга иң матуры, иң кадерлесе, иң якыны. Шуңа күрә авылдашларымның куанычын уртаклашырга дип кайттым. Кем генә килсә дә, авылны яратып китә. Башка районда эшләсәм дә, авылдашларымның, райондашларымның уңышларына сөенеп, аралашып, хәбәрләшеп яшибез. Районның үсеше, киләчәге беренче чиратта район башлыгыннан тора. Сорамаган балага имезлек бирмиләр. Сорамасаң, программага да кертмиләр, акча да китереп бирмиләр. Һәрбер тиенне эзләп, сорап алырга кирәк. Хәзерге көндә Кукмара үзе генә түгел, аның авыллары да бик нык үзгәрде. Бу – район башлыгы Сергей Димитриевның, аның командасының уртак хезмәте нәтиҗәсе. Безнең Әсән- Елга мәдәният йортын да программага кертеп булмасмы дип мөрәҗәгать иткәч, шунда ук аны кабул итеп, эш башладылар. Менә инде хәзер аны ачу тантанасында катнашабыз, – диде Илнар Хафизов, авылдашлары исеменнән рәхмәт әйтеп.

Нәрсә соң ул модельле китапханә?
“Мәдәният” илкүләм проекты китапханәләрне заманча интеллектуаль белем бирү үзәкләре итүне күз алдында тота. Проект 2019–2024 еллар дәвамында эшләячәк. Бу вакыт аралыгында Россия буенча 660 китапханәне яңарту, ягъни модельле китапханә итеп үзгәртү карала. Моның өчен грант откан авыл китапханәсенә – 5 млн сум, район китапханәләренә 10 млн сум акча бирү каралган.
Нәрсә соң ул модельле китапханә? Иң элек бу китапханәгә килгән һәр төркем китап укучының (бала, яшүсмер, өлкән кеше) үз уку зонасы булырга тиеш дигән сүз. Ул зона җиһазлар белән бүленеп, анда укучы өчен, төркеменә карап, уңайлы шартлар тудырыла. Ирекле аралашу киңлеге – дискуссия клублары, консультация пунктлары һәм барлык яшь төркемнәре өчен лекторийлар булдыру да мәҗбүри. Монан тыш ачык китап фонды, электрон һәм цифрлы ресурсларга башка җирлектә яшәүчеләрнең дә керә алуы мөһим. 2019 елда, грантка дәгъва кылып, Татарстаннан 11 заявка бирелгән булган. Кукмара районының Әсән-Елга авылы һәм Яшел Үзән районының Бело-Безводное авыл китапханәләре 5 миллион сумлык грант алуга ирешкән. 2020 елда биреләчәк грантны алу өчен Россиянең 78 төбәгеннән 500дән артык гариза бирелгән. Араларыннан 110 китапханә җиңүче дип табылган. Исемлектә Татарстаннан Спас район китапханәсе, Биектау районының – Чернышевка, Арча районының Кырлай авылы китапханәләре бар.

Зөлфия Хәлиуллина


Фикер өстәү