Актанышта газ, ут кермәгән сарай янып беткән

8 ноябрьдә төнлә Актаныш авылындагы М.Җәлил урамында бер катлы кирпеч сарай янган. 2000 елгы корылма электрлаштырылмаган, газ кертелмәгән, иминиятләштерелмәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Коткару хезмәте килгәндә, янгын 32 кв. м мәйданны камап алган була. Өстәвенә, утның 4 метр ераклыкта урнашкан йортка күчү куркынычы саклана. Хуҗа сүзләре буенча, сарайда терлекләрнең булмавы ачыклана.

Төнге 1 сәгать 47 минутта янгын тулысынча сүндерелгән. Янгын нәтиҗәсендә 32 кв.м мәйданда сарай янып бетә. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр  юк.

Матди зыянның якынча күләме 400 мең сум. Коткарылган милекнең якынча бәясе 1 500 000 сум итеп билгеләнә.

Янгын сәбәпләре ачыклана.

Янгын нәтиҗәләрен бетерүдә 15 кеше һәм 8 берәмлек техника катнашты дип хәбәр итә Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов.


Фикер өстәү