КВНчы Ильяс Хәсәновның хатыны һәм кызы калган (ФОТО)

8 ноябрьдән 9 ноябрьгә каршы төндә Казан – Чаллы юлында Татар КВН лигасының ярымфиналыннан соң лиганың оештыручылар төркеме авариягә юлыккан. Юл һәлакәтендә Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова урында ук һәлак булды, бүген исә, реанимациядә яткан Ильяс Хәсәнов та бакыйлыкка күчкән. 

Рульдә булган ШТК мөхәррире Руслан Харисов төрле тән җәрәхәтләре алган, аның хәле яхшы.

Ильясның хатыны һәм кечкенә кызы калган. Авариянең сәбәпләре ачыклана. Башлангыч мәгълүматлар буенча һәлакәт М7 трассасының 924 нче чакрымында 23:10га якын вакытта булган. «Volkswagen Jetta» иномаркасы шоферы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне, шулай ук куркынычсыз дистанцияне сайламаган, шуның аркасында йөк машинасына бәрелгән. Шул ук вакытта авария вакытында «КАМАЗ» ның хәрәкәттә булуы, ягъни юл читендә тормавы билгеләп үтелә.

«Бу – клуб өчен зур фаҗига, КВН лигасы өчен һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалту. Республика Шаяннар һәм тапкырлар клубы әлеге фаҗигадә һәлак булган Фәридә Таштабанованың, башка зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», – диелә хәбәрдә.

Кичә генә Ильясның хатыны — Ксения социаль челтәрдә иренә багышлап шигерь урнаштырган була:

“Я душу свою тебе не дарила,
душа моя просто меня не спросила.
Тебе отдалась , отдав всю меня,
не стало вдруг ночи,не стало и дня.

Глаза закрываю,могу и упасть,
душа мне сказала, с тобой не пропасть.
С ней спорить не стану.Я верю лишь ей.
Сказала твоя,значит буду твоей!

Если слеза с моих глаз упадет
Твоя рука только её и утрёт
Шепнешь мне на ушко простые слова,
И закружиться моя голова
С тобой я усну и с тобой я проснусь
Тебя потерять больше жизни боюсь !
Как воздух мне нужен,так нужен и ты
Прижми меня к сердцу и не отпусти!

Когда тебя нет и ночь настаёт,
Сердце колотится,спать не даёт
когда больно тебе,значит больно и мне
Если ты будешь счастлив,я буду вдвойне

Нас ни что не сломает,пока мы вдвоём
Рука об руку мы до вершины дойдём
Самый близкий и самый родной человек
Не найти мне такого как ты и за век!” (с)

Живи милый! Пока ты дышишь-я жива?»


Фикер өстәү