Аерылышыр алдыннан “татулык бүлмәсе”нә кертәләр

Психологлар белән аралашканнан соң, парларның 44,8 проценты ЗАГСтан аерылышу гаризасын кире алган. “Татулык бүлмәсе”ндә утыру гаиләләрне саклап калырга ярдәм иткән.

Бер ел эчендә бу бүлмәдә 317 кеше булган. “Татулык бүлмәләре” Казанның Киров һәм Идел буе районнарындагы ЗАГСларында бар. “Ышаныч” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яшьләр сәясәте буенча җитәкчесе Елена Овчинникова сүзләренчә, психологлар ярдәме белән быел мөрәҗәгать иткән гаиләләрнең яртысын диярлек саклап калып булган. Бу эшне алга таба да дәвам иттерәчәкләр. “Кешеләр бер-берләрен еш кына ишетми, аңларга теләми, шуңа күрә мондый бүлмә ясарга уйладык. Аерылышуга барып җиткәнче, кайчакта парларга бер сөйләшү дә җитә”, – ди белгеч.


Фикер өстәү