Айдар Сәлимгәрәев: Кәгазь бәясе артса да, Татарстан китап нәшрияты эшен киметми

Кәгазь бәясе артуга карамастан Татарстан китап нәшрияты китап бастыру күләмен киметми. Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган чыгышында “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстанда китап бастыру нечкәлекләре турында сөйләде.

“Хәзер нәшриятларга җиңел түгел. Кәгазь бәясе бер ел эчендә 10 процентка артты. Биш ел эчендә офсет кәгазе бәясе 27 процентка үсте, газета кәгазе бәясе 43 процентка артты. Экспертлар 2020 елда бу бәяләрнең тагын да үсешен фаразлый», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул мондый вазгыятьтә типографияләр бәяләрне арттырырга мәҗбүр булуын, бу ихтыяҗның кимүенә китерүен әйтте. Әмма заказчикка индивидуаль якын килә белгән предприятиеләрнең югалып калмавын ассызыклады.

Айдар Сәлимгәрәев Татар әдәбияты үзәге сайтында татар китабын онлайн режимда укырга мөмкинлеген искә төшерде. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан почта аша басма китап алдыртырга да булуын искәртте. Татарстан китап нәшриятының татар язучылары әсәрләреннән аудиокитаплар яздыруы турында да белешмә бирде

Ул Татарстан китап нәшриятының Россия күләмендә һәм халыкара китап күргәзмәләрендә актив катнашуын билгеләп үтте. “Соңгы 10 ел эчендә сигез халыкара һәм Россия күләмендәге 22 күргәзмәдә катнашты. Шушы көннәрдә нәшрият Иранга җыена”, — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/14/196963/

Фикер өстәү