Акча эшләргә өйрәтәләр

Үзегезне, бигрәк тә керем китерердәй шөгылегезне социаль челтәрләрдә таныта, ә иң мөһиме – акча эшли беләсезме? Юк икән, өйрәтәчәкләр. Татарстан Дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы ел ахырына кадәр мең кешене “санлы” күнекмәләргә өйрәтергә җыена.

– Моңа кадәр, кешене компьютерда эшләргә өйрәтү кирәк, дип килсәк, хәзер “санлы” һөнәрләр үзләштерергә вакыт җитте. Шуның иң гадие – үзеңнеме, башка кешенеме яки нинди дә булса әйбернеме социаль челтәрләрдә таныту, тарату. Аңа компьютеры булган теләсә кем өйрәнеп, өеннән чыкмыйча гына акча эшли ала, – дип билгеләп үткән министр.

Аның әйтүенчә, бу эшкә пенсионерларны да җәлеп итәргә мөмкин.

“Санлы” һөнәргә өйрәтү курслары Иннополис университеты, КФУ, КХТИ һәм Казан элемтә техникумында ачылачак.


Фикер өстәү