Актанышлылар «Безнең заман»да беренчелеккә омтыла

Актаныш районында сәнгать өлкәсенә бик зур урын бирелә. Шул нисбәттән ел саен организацияләр арасында смотр-конкурслар, иң яхшы спектакльләр әзерләп, үзара ярышлар оештырыла. Безнең балалар бакчасы коллективы да ел саен әлеге бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулый.

Ә быел районыбызда «Безнең заман» эшче-яшьләр фестивале оештырылды. Визитка, вокал, вокал-соло, хореография, минута славы номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап, безнең балалар бакчасы 1 нче урынга лаек булды. Әлеге җиңүебез моның белән генә тәмамланмады, безне 19-20 октябрьдә әлеге конкурсның Яр Чаллы шәһәрендә узган зона этабында катнашырга чакыру килде. Ныклап әзерләнеп без Чаллы шәһәренә юл тоттык. Әлеге этапта республика буенча 10 район белән беррәттән төрле номинацияләрдә без дә чыгыш ясадык. Нәтиҗәләр безнең өчен бик тә куанычлы булды.

Вокал номинациясендә 2, хореографиядә 3 урынга лаек булып, Казанда узачак супер-финалга чакыру алып, кош тоткандай Актанышыбызга кайттык. Шул көннән башлап, жюриларның барлык тәнкыйтьләрен истә тотып, без әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Балалар бакчасы булгач, эшебез болай да бик тыгыз. Ләкин кызларыбыз белән калага барып, район данын яклау өчен эштән соң вакытыбызны кызганмыйча, бию хәрәкәтләрен ныгыттык.

Һәм менә бүген без Казанда, Ленин мәдәният йортында. Республиканың иң оста, иң сәләтле яшьләре җыелган монда. Конкуренция бик көчле. Ләкин шуңа да карамастан, без яхшыга өметләнәбез. Уңышлар безгә!

"Актаныш таңнары" газетасы хәбәрчесе 

Фикер өстәү